Кама Тамагы, Арча, Буа һәм Казанның Вахитов һәм Идел буе районы мөхтәсибәтләре солдатлар өчен кирәк-яраклар тапшырды

14 октябрь 2022 ел 15:00
Кама Тамагы, Арча, Буа һәм Казанның Вахитов һәм Идел буе районы мөхтәсибәтләре солдатлар өчен кирәк-яраклар тапшырды

Махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән Татарстан солдатларына ярдәм йөзеннән игълан ителгән акча җыю башлангычы дәвам итә. Бүгенге көндә республиканың төрле почмакларыннан килгән ярдәм белән, аеруча мөхтәсибәтләр тырышлыгы белән, 3 миллион сумга якын акча җыелды. Акчалата өлеш кертүдән тыш, мөхтәсибәтләр шулай ук махсус хәрби операция кырларында солдатларга файдалы булачак кирәк-яраклар да китерде. Алар арасында: хәләл тушенкалар, дарулар, киемнәр, оеклар.

Мисал өчен, Кама Тамагы мөхтәсибәте моңарчы 59 мең сум җибәрү өстенә халыкка мобилизацияләнгән солдатларга хәрби хезмәт өчен кирәк-яраклар җыю турында хәбәр итә. Нәтиҗәдә, берничә көн эчендә район үзәгендә яшәүче мөселманнар үз мөмкинлекләреннән чыгып Үзәк мәчеткә кием-салым һәм медикаментлар китерә. Рабигыль-әүвәл аеның 16нчы көнендә, Кама Тамагы бистәсе мөселманнарыннан җыелган барлык әйберләрне имам-мөхтәсиб Галимулла хәзрәт Яруллин Нәзарәтнең “Зәкят” фондына алып килде. Болар – 20 данә дару, бинтлар, медицина салфеткалары, термокием (5 данә), перчатка (15 данә), оекбаш (100 данә), шапка (30 данә), балаклава (10 данә). Барлык әйберләрне “Зәкят” фонды генераль директоры урынбасары Әмин Рәхимов кабул итеп алды.

 Кичә Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин да “Зәкят” фондына мөхтәсибәт исеменнән 70 000 сумлык хәләл консервалар тапшырды. Аны сатып алу өчен район имамнары һәм мөхтәсибәт вәкилләре акча җыйды – барлыгы 63 мәхәллә катнашты. Шулай ук мөхтәсибәт мобилизацияләнгән солдатларның гаиләләренә үзе 70 000 сумлык ярдәм күрсәтте.

Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов исә мобилизацияләнгән солдатларга хәләл ризык җибәрү өчен 100 000 сум күләмендә акча тапшырды.

Бүген Казанның Вахитов һәм Идел буе мөхтәсибәте һәм Кабан арты мәчете “Зәкят” фондына 60 000 сум күләмендә акча, шулай ук 360 банка хәләл тушенка, 30 матрац, 30 данә термокием озатып җибәрде. 

“Зәкят” хәйрия фонды Татарстан солдатларына җибәрү өчен бары тик яңа кием-салым һәм хәләл, саклану вакыты чыкмаган консерва һәм тушенкалар гына кабул итә.

Татарстаннан чакырылган солдатларга махсус хәрби операция кырларына хәләл ризык җибәрү өчен акча җыю дәвам итә. Акциядә теләге булган һәркем татарстанлыларга ярдәм итүгә үз өлешен кертә ала. Акча җыюны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды башкара.

Акча күчерү өчен реквизитлар: 

1. 2202 2007 0125 5174 номерлы Саклык банкы картасы (Зиля Ириковна И.).

2. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

Банк    ПАО «Ак барс» банк

К/с      30101810000000000805

Р/с       40703810400020000071

БИК    049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

3. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703810362190000765

БИК 049205603

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Гуманитар йөкне фронтка җибәрү буенча сорауларны 225 33 22 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана