Журналистларга Рөстәм Хәйруллинның рус телендә "Гаилә дәресләре" китабы тәкъдим ителде

19 октябрь 2022 ел 14:44
Журналистларга Рөстәм Хәйруллинның рус телендә "Гаилә дәресләре" китабы тәкъдим ителде

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 23нче көнендә (19нчы октябрьдә), “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары, социология фәннәре кандидаты, "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның рус телендә "Уроки семьи" китабы басылып чыгу уңаеннан матбугат конференциясе үтте.

Журналистлар белән очрашу барышында китап авторы аның барлыкка килү идеясе һәм нинди концепция нигезендә төзелүе, төп эчтәлеге турында сөйләп үтте.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сүзләренчә, "Гаилә" мәчетендә, исеме җисеменә туры китереп, 2013нче елдан гаилә дәресләре алып барыла. Әлеге китап шул дәресләргә нигезләнеп төзелгән. "Дәресләрне китапка туплап чыгару хыялы чынга ашты. Ул яшьләр өчен дә, олылар өчен дә, гаилә корган яки кормаган кардәшләребез өчен дә, хәтта мөселман булмаган кешеләр өчен дә файда китерә торган китап булыр дип ышанабыз", – диде ул.

Әлеге китап Коръәннең ир-ат һәм хатын-кыз бурычларын аңлаткан аятьләре, Пәйгамбәр ﷺ хәдисләренә таянып язылган. Биредә никах, хәләл җефет сайлау, ир белән хатынның хокукы һәм бурычлары, бала табу һәм бала тәрбияләү, мөнәсәбәтләрне яхшырту кебек бүлекләр урын алган.

Китапта балаларны милли гореф-гадәтләр белән тәрбияләү, гаилә кыйммәтләрен саклау, әти-әнине кадерләү кебек күркәм сыйфатлар күтәрелә. Киләчәктә аны татарчага тәрҗемә итеп бастыру көтелә.

Китапны язганда иң авыры нинди темалар булды дигән сорауга җавап биреп, Рөстәм хәзрәт “гаиләләрнең таркалу мәсьәләсе” диде. Ул хәзерге заман проблемаларыннан шулай ук гаилә коручыларның яше өлкәнәюен, матди байлыклар туплауның алгы планга чыгуын җиткереп, әти-әниләргә балаларны тормыш итәргә әзерләгез дип киңәшләрен бирде.

Матбугат очрашуында "Хозур" нәшриятының баш мөхәррире Гөлназ Ситдыйкова әлеге басмага сорау зур булу, тиз арада популяр булуны билгеләп, аның 3000 данәдә басылуын, беренче өч көн эчендә ике йөз китапның сатылуын билгеләп үтте. Нәшрият вәкиле фикеренчә, "Гаилә дәресләре" дигән фән мәктәптә укытылмый, яшь гаиләләр әти-әниләрдән башка яшәргә тырыша, шуңа традицияләрне саклап калуда ул бик зур чыганак, дип билгеләде ул.

Әлеге китап материаллары аудио рәвешендә подкастлар буларак интернет челтәре аша таратыла. Рөстәм хәзрәт гаилә кыйммәтләренә җитди карауның мөһимлеген билгеләп, барлык ресурсларны куллану кирәклеге, шул исәптән радиолар аша туры эфирда гаилә мәсьәләсенә кагылышлы сорауларга җавап бирергә әзер булуын әйтте.

Китапны "Хозур" нәшриятыннан, нәшриятның электрон кибетеннән, "Гаилә" мәчете кибетеннән алырга мөмкин.

Әлеге хезмәтне үзләрендә булдырырга теләүче нәшрият кибетләренә түбәндәге адреслар буенча мөрәҗәгать итә ала:

Кибет: Казан шәһ., Париж коммунасы ур., 6нчы йорт. Тел.: +7 960 072-74-63;

Склад: Казан шәһ., Газовая ур., 14нче йорт. Тел.: +7 (966) 250-00-09;

Интернет-кибет: huzurshop.ru

Китапның презентациясен 10нчы ноябрьдә 18.00-дә ТР Милли китапханәсендә дә үткәрү көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана