Казанда 10нчы намаз уку бүлмәсе ачылачак

20 октябрь 2022 ел 08:45
Казанда 10нчы намаз уку бүлмәсе ачылачак

21нче октябрьдә, изге җомга көнендә, Казанның “ЦУМ” сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылачак. Ул Татарстан башкаласының сәүдә үзәкләрендә намаз уку өчен унынчы бүлмә булачак.

Намаз уку бүлмәләрен ачу проекты белән РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе шөгыльләнә. Әлеге башлангычны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020нче елның ноябрендә ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында эшмәкәрләр белән очрашу вакытында хуплады, шул исәптән Татарстан мөфтиятенә дә йөкләмәләр бирде. РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе әлеге эшне тормышка ашыру бурычын башыннан алып ахырына кадәр үз өстенә ала: аңа сәүдә үзәге җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып барудан башлап бүлмәне үз хисабына ремонтлау, аны карап тору, аренда өчен түләү, чисталыкта тоту һ. б. керә. Бүгенге көндә Татарстанда сәүдә үзәкләрендә 9 намаз уку бүлмәләре эшли – Казанда “ГоркиПарк”, “KazanMall”, “Караван”, “Мега”, “Порт”, “Suvar Plaza”, “Тандем” сәүдә үзәкләрендә, Республика балалар клиник хастаханәсендә, Түбән Камада “Ramus Mall” сәүдә үзәгендә.

Шунысы игътибарга лаек, Үзәк универмагта намаз бүлмәсе цоколь катында урнашкан, ир-атларныкына һәм хатын-кызларныкына бүленгән, шулай ук тәһарәт алу өчен ике бүлмә белән җиһазландырылган.

Казан Үзәк универмагында гыйбадәт бүлмәсенең рәсми ачылышы 21нче октябрь көнне 10.00-дә бинаның цоколь катында узачак. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Президенты каршында эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Солтан улы Габделганиев, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Равил улы Шаһимәрданов катнашачак.

Массакүләм мәгълүмат чараларын әлеге тантанада катнашырга чакырабыз. Аккредитация 89172939706 (Резеда Закирова) телефоны буенча.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана