ТР Президенты Юлламасы: республика мөселманнары өчен төп тезислар

20 октябрь 2022 ел 13:22
ТР Президенты Юлламасы: республика мөселманнары өчен төп тезислар

Бүген, 20 октябрьдә, Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2023 елга ТР Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Без Рөстәм Нургали улы мөрәҗәгатеннән республикада ислам үсеше һәм татар-мөселман традицияләрен саклап калу мөмкинлеген ачучы төп тезисларны сайлап алдык:

  • “Туган тел, туган җир, рухи-әхлакый традицияләребез, бай тарихи-мәдәни мирасыбыз, милләтара һәм динара татулык һәм тынычлык – болар барысы да бездә горурлык хисе тудыра, аерым игътибар һәм әһәмият бирелә торган рухи хәзинәләр булып тора һәм киләчәктә дә, һичшиксез, шулай булачак”.
  • “Бу ел республикада Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу белән истәлекле булды. Илебез Президенты Владимир Владимирович Путинның йөкләмәсе буенча әлеге юбилей датасы федераль дәрәҗәдә дә билгеләп үтелә. Бик күп әһәмиятле проектлар тормышка ашырыла. Чаралар күпсанлы кунаклар, шул исәптән чит ил вәкилләре катнашында уза. Болар барысы да мөселман илләренең Россия Федерациясе белән үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүгә кызыксынуы артуына дәлил булып тора”.
  • “Бүгенге көндә этноконфессиональ өлкәдә инде күп еллар дәвамында безнең тарафтан башкарыла торган эш җитди сынауга дучар булды. Тышкы көчләр безнең халыкларның бердәмлеген, ныклыгын сыный – алар милли хисне үз мәнфәгатьләрендә файдаланырга омтыла. Татарстан да җентекле игътибар үзәгендә. Безнең уртак бурычыбыз – әлеге хәлне булдырмау һәм илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путинга ышаныч белдереп, тагын да берләшү”.
  • “Рухи хәзинәләребезне саклау һәм үстерүнең, ата-бабаларыбыздан калган милли гореф-гадәтләребезне торгызуның гаять зур әһәмияткә ия булуын исәпкә алып, шулай ук Россия халыклары мәдәни мирасы елының дәвамы буларак, 2023 елны республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан итәм”.
  • “Күп еллар дәвамында Татарстанда Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләр белән күпкырлы элемтәләрне үстерүгә аерым игътибар бирелә. Узган ел Казан шәһәренә Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы дигән статус бирелү халыкара диалогка яшьләрне җәлеп итү өчен яңа мөмкинлекләр ача. Алардан файдалану гаять мөһим”.
  • “Республика шулай ук «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме форматында актив эш алып бара. Аның кысаларында Татарстанның башкаласында җәй көне KazanSummit 13нче халыкара икътисадый саммиты узды, анда дөньяның 64 иленнән һәм Россиянең 59 төбәгеннән 6 500 кеше катнашты. Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин чараны оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде һәм безнең форумга федераль статус бирү турындагы тәкъдимебезне хуплады. Бу – безгә гаять зур ышаныч белдерү һәм шул ук вакытта зур җаваплылык та. Петербург шәһәрендә уза торган һәм Көнчыгыш икътисадый форумнар белән беррәттән Казан, тигез хокуклылык шартларында үзара файдалы халыкара хезмәттәшлек алып бару кысаларында, Россиянең икътисадый мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча эре мәйданчыкларның берсе булып тора”. 
  • “Финанс ресурсларыннан файдалануга чикләүләр кертелгән бүгенге көн шартларында ислам илләре финанслары институтын үстерү безнең өчен мөһим юнәлеш булып тора. Әлеге вакытта федераль дәрәҗәдә законнар базасын формалаштыру эшләре тәмамланып килә. Татарстан пилот төбәкләр арасында. Яңа чаралардан файдалану икътисадның финанслар җәлеп итү мөмкинлекләрен арттыра. Алардан күбрәк кулланырга кирәк”.
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана