“Мөхәммәдия”нең яңа бинасында мәдрәсәнең 140 еллыгына багышланган фәнни конференция узачак

26 октябрь 2022 ел 09:35
“Мөхәммәдия”нең яңа бинасында мәдрәсәнең 140 еллыгына багышланган фәнни конференция узачак

Иртәгә, Рабигыль ахыр аеның 1 нче көнендә (27 октябрь), “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә барлыкка килүенә 140 еллыкка багышланган фәнни конференция узачак. Конференция мәдрәсәнең быел зур юбилей уңаеннан төзелгән яңа корпусында үтәчәк. Шунысы игътибарга лаек: мәйданнар җитешмәү сәбәпле, мәдрәсәдә моңарчы зур фәнни җыеннар уздырылганнары юк иде. Якынлашып килүче конференция – мәдрәсә тарихында беренче. Җыенда ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы кунаклары катнашачак. Алар “Мөхәммәдиянең” яңартылган матди-техник базасын үз күзләре белән күрә алачак.

Галимнәр, дин әһелләре, укытучылар һәм шәкертләр мәдрәсәгә Татарстанда һөнәри ислам мәгарифе проблемалары буенча фикер алышу өчен җыелачак. Алар республикада урта һәм югары һөнәри ислам мәгарифенең хәзерге торышы буенча фикер алышачак, “Мөхәммәдия” һәм башка мәдрәсәләр үсешендәге тарихи процессларны анализлый һәм бүгенге чынбарлыкка күчерә алачак. “Мөхәммәдия”, "Иж-Бубый" һәм “Хөсәения” мәдрәсәсе, Галимҗан хәзрәт Баруди, Вәлиулла хәзрәт Якупов – әлеге һәм башка темалар чыгыш ясаучыларның докладларына күтәреләчәк.

Массакүләм мәгълүмат чараларын “Мөхәммәдия”нең 140-еллыгы уңаеннан уздырылучы конференциядә катнашырга чакырабыз. Аккредитация 8917 864 64 80 телефоны буенча.

Конференция 2022 елның 27 октябрендә 14.00 сәгатьтә башлана. Адресы: Казан ш., Тукай ур, 34 й.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана