Баулы районында яңа мәчет ачылды

25 октябрь 2022 ел 13:59
Баулы районында яңа мәчет ачылды

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 29нчы көнендә (25нче октябрьдә), Баулы районы Васькино-Туйралы авылында яңа мәчет ачылышы тантанасы булып узды. Әлеге күркәм вакыйга уңаеннан, дин кардәшләребезнең сөенечен бүлешергә күпләгән кунаклар, район дин әһелләре, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге имам-мөхтәсибләре килде. Барлык катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов тәбрикләде.

Әлеге мәчет төзелеше 2018нче елның июль аеннан Хәсәншин Рафаил Шәрипҗан улының тырышлыгы һәм матди-финанс ярдәме белән алып барылды. Төзелешкә авылда яшәүчеләрнең, фермерларның, җирле җитәкчеләрнең дә өлеше керде. Мәхәллә тәкъдиме белән, яңа мәчеткә Рафаил хәзрәтнең әтисе – шулай ук игелекле эшләре эшләре белән мәгълүм Шәрипҗан абый хөрмәтенә “Шәрип” исеме бирелде. Мәчет төзелешенә сәбәпче булган Рафаил хәзрәт Хәсәншин бүгеннән имам-хатыйб вазифасына кереште.

Яңа мәчет – 14х8 метр зурлыгында, бер катлы, төп намаз залында чаршау белән аерып хатын-кызлар өчен дә намаз уку урыны билгеләнгән, барлык уңайлыклар тудырылган уку классы, янәшәдә котельная, тәһарәтханә бар. Әлеге авылда моңа кадәр мәчет булмаган. Авылның милли составына килгәндә, биредә татарлар, чуашлар, руслар яши. Мәчет авылның татарлар күпләп яшәгән өлешендә сафка басты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә Баулы мөхтәсибәтендә эшләүче мәчетләр саны 15кә тулды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана