Чистайда балалар һәм яшүсмерләр арасында Коръән укучылар бәйгесе узачак

28 октябрь 2022 ел 10:01
Чистайда балалар һәм яшүсмерләр арасында Коръән укучылар бәйгесе узачак

Рабигыль ахыр аеның 8 нче көнендә (3 ноябрьдә), Чистай шәһәренең «Иман» мәчетендә балалар һәм яшүсмерләр арасында Коръән укучылар бәйгесе узачак.

Конкурс мөселманнарны Коръәнне, бөтен кагыйдәләрен үтәп, дөрес итеп укуга тарту, Коръән сүрәләрен өйрәнүгә омтылышларын үстерү, шулай ук мөселманнарның Изге китабын дөрес һәм матур итеп укыган балалар һәм яшүсмерләрне ачыклау максатыннан үткәрелә.

Бәйгедә катнашу өчен Чистай һәм Чистай районында яшәүче 3-15 яшьлек балалар чакырыла. Конкурс өч номинациядә уза:

1. Яттан белү. 3-7 яшьлек балалар

2. Яттан белү. 7-11 яшьлек балалар

3. Яттан белү. 11-15 яшьлек балалар.

Конкурс 3 ноябрьдә "Иман" мәчетендә Җиңүнең 40 еллыгы ур., 11 йорт адресы буенча узачак. Теркәлү - иртәнге сәгать 8:00 дән, бәйге иртәнге сәгать 9:00 да башлана.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана