Казанда мөселман яшьләре театральләштерелгән Мәүлид үткәрде

28 октябрь 2022 ел 10:16
Казанда мөселман яшьләре театральләштерелгән Мәүлид үткәрде

Рабигыль-ахир аеның беренче көнендә (27нче октябрьдә), Нәзарәттә Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә ﷺ багышланган мөбарәк кичә – театральләштерелгән Мәүлид үткәрелде. Әлеге чара Татарстанда быелгы Мәүлид аен йомгаклау булды. Әйтергә кирәк, аны оештыруда һәм сценарийны төзүдә мөселман яшьләре актив катнашты. Алар җыелуның төп максаты итеп барлык катнашучыларга Пәйгамбәребезгә ﷺ булган мөнәсәбәтне җиткерү, Пәйгамбәребезгә ﷺ булган яратуның нинди булырга тиешлеге хакында аңлатуны максат итеп куйды. Мәүлид ае уңаеннан оештырылучы күпләгән кичәләрдән аермалы буларак, барлык программа интерактив форматта әзерләнде. Бирегә яшьләр генә түгел, урта буын вәкилләре белән беррәттән, билгеле хәзрәтләр, абыстайлар да килде. Катнашучыларның географиясенә килгәндә, Казан шәһәре һәм аның тирәсендәге бистә-районнарда яшәүчеләр, хәтта Ульян өлкәсеннән дә булучылар бар иде. Ике сәгатьлек программаны 130-дан артык кеше карады. Яшьләрнең күпләп килүе аларның мондый рухи чараларга сусавы хакында сөйли иде.

Мәүлидне яшьләргә ирештерү ниятеннән уздырылган кичә Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның догасы белән башланды. Аннан ул Мәүлидне үткәрүнең фазыйләтләре, Пәйгамбәребезгә ﷺ булган ярату, мөнәсәбәт, сөннәт юлыннан баруның әһәмияте, изгелекләр кылу хакында вәгазь сөйләде.

Аннары кичә нәшидләр, театральләштерелгән күренешләр һәм фикер алышулар белән үрелеп барды.

Мәүлид үткәрүнең, Пәйгамбәребезгә ﷺ булган сөюне белдерүнең Рабигыль-әүвәл аенда гына, ел дәвамында мөмкин булуын ассызыклап, кичәгә махсус кунак – педагогика фәннәре докторы, Әл-Әзһәр университетының Чыгарылыш лигасы каршындагы Мәгариф һәм фән департаменты җитәкчесе, ислам хокукы һәм гакыйдә буенча әйдәп баручы белгеч, шәех Хамделлаһ Хафиз Ибраһим (Мисыр, Каһирә) килгән иде. Галим татар мөселман яшьләрнең интерактив форматта Мәүлидне үткәрүләренә соклануын белдереп, үз чыгышында Пәйгамбәребезне ﷺ күрмичә торып аны ярату ничек булырга тиешлеген аңлатып узды, ул күпләгән аятьләр, хәдисләр, мисаллар китерде.

Ахырда нәтиҗә ясау булды: һәр катнашучыга хатлар таратылды – анда хәдисләр язылган иде. Хатын-кызларга, ир-атларга мөрәҗәгатьләр язылган сүзләрдән яшьләр: “Бу хәдис миңа нәрсә турында хәбәр итә?” дип фикер йөртергә тиешләр иде. Кичә барышында шулай ук әлеге сорауга быел июль ахырында узган Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы делегатларының видеоҗаваплары тыңланды. Истәлек итеп кичәдә катнашучыларга түштамгалар таратылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана