Буа мөхтәсибәтендә “Дога бәйгесе” үтте

31 октябрь 2022 ел 11:27
Буа мөхтәсибәтендә “Дога бәйгесе” үтте

Рабигыль-ахир аеның 4нче көнендә (30нчы октябрьдә), Буа шәһәренең “Госман” мәчетендә районкүләм дога бәйгесе булып узды.

Бәйгегә Буа мөхтәсибәте мәчетләреннән 50гә якын бала көч сынашырга килде. Бәйгене Буа мәдрәсәсе мөгаллиме Ильяз хәзрәт Сабиров Коръән аятләре белән башлап җибәрде. Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов шәкертләргә уңышлар теләде.

“Дога бәйгесе”ндә сабыйларның чыгышларын бәяләү өчен районның Асакаллар рәисе, Килдураз авылы имам-хатыйбы – Кадим хәзрәт Мөбарәкшин, Түбән Наратбаш имамы – Рөстәм хәзрәт Баһаутдинов, Бикмураз авылы имамы – Илдус хәзрәт Асадуллин, шәкертләрне кием ягыннан бәяләү өчен – Марат хәзрәт Хәйбуллин катнашты. Шәкертләр теркәлү узгач, үзләре өйрәнеп килгән догаларны сөйли башлады.

Жюри доганың эчтәлегенә, стилистик яңгырашына бәя биреп торды.

Бәйге ахырында урыннар билгеләнде.

1нче урында Вәлиуллина Илүзә, Игамбердиев Ибраһим.

2нче урында Гайнуллин Тәүфикъ, Фәйзуллина Камилә.

3нче урында Хәйбуллина Сөмбел, Хисаметдинов Ислам, Шакүров Камил.

“Матур кием” номинациясендә – Исхакова Әдилә.

Иң яшь катнашучылар – Камаретдинова Азалия, Хәйбуллина Мәликә булды.

Барлык катнашкан шәкертләргә мөхтәсибәт тарафыннан акчалата бүләк һәм мактау кәгазьләре, “Госман” мәчете исеменнән бүләкләр тапшырылды. Мәҗлес ахырында катнашучыларга, аларның әти-әниләренә мәчеттә мул табын әзерләнде.

Оештыручыларга: Буа мөхтәсибәтенә, Илмир хәзрәткә, бәя биреп утыручы хәзрәтләргә, “Госман” мәхәлләсе имамы – Илсур хәзрәткә һәм аның күл астында эшләүчеләргә, Буа һәм авыл имамнарына мөхтәсибәт исеменнән зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Дога бәйгесе дәвамлы булсын!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана