Нәзарәттә Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына әзерлек уңаеннан фикер алышу узды

31 октябрь 2022 ел 13:04
Нәзарәттә Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына әзерлек уңаеннан фикер алышу узды

Бүген, Рабигыль-ахир аеның 5нче көнендә (31нче октябрьдә), мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Татарстанның атказанган артисты, дини җырлар башкаручы Марсель Вәгыйзев белән очрашу үткәрде. Сөйләшүдә шулай ук мөфтинең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин катнашты.

Сүз узып киткән Рабигыль-әүвәл аена, Казанның Галиев мәчетендә Коръәнне татар мәкаме белән уку буенча үткәрелгән бер атналык курсларга нәтиҗәләр ясау белән башланды. Камил хәзрәт, киләсе – 2023нче ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителүен искәртеп, мөфтият тарафыннан әлеге ел кысаларында ниятләнгән чаралар планы буенча фикер алышу үткәрде. Ул “Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру тәртипләре турындагы Нигезләмә” кабул ителүен искә төшереп, киләсе елга әлеге документка кертү өчен өстәмәләр әзерләнүе хакында белдерде – алар башлыча гореф-гадәтләр һәм терминология мәсьәләләренә карый. Документта татар мәкаме, аның аңлатмасы һәм үрнәге дә урын алыр дип көтелә – бу темалар өстендә Марсель Вәгыйзев белән бергәлектә эшләү хакында сүз алып барылды. Мөфти аңа шулай ук имамнарның квалификациясен күтәрү үзәгендә татар мәкаме, дини җырларны башкару тәртибе буенча очрашулар алып барырга тәкъдим итте.

Алга таба Марсель Вәгыйзев киләсе елга татар азаны, мөнәҗәт һәм вәгазь буенча конкурслар үткәрү тәкъдимнәре белән чыгыш ясады. Әлеге чараларны Татарстан Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе белән бергәлектә уздыру көтелә. Җитәкчеләр әлеге бәйгеләрне үткәрү тәртибе, форматы, катнашучылар саны, үзенчәлекләре һ.б. мөһим оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. Россиякүләм ачык конкурс нигезләмәсе Нәзарәтнең рәсми чыганаклары аша таратылачак.

Очрашу барышында катнашучылар татар халкында Мәүлид үткәрү традициясен саклау мәсьәләләрен дә кузгатты. Ул үз эченә татар мәкаме белән татар телендә Мәүлид укуны, Татарстан районнарына һәм татар төбәкләренә йөреп Мәүлидләр үткәрүне үз эченә ала. Әлеге проектны шулай ук Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы графигына кертү ниятләнә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана