Мөфти урынбасары Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы буенча оештыру комитетының йомгаклау утырышында катнашты

01 ноябрь 2022 ел 14:20
Мөфти урынбасары Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы буенча оештыру комитетының йомгаклау утырышында катнашты

Бүген, Рабигыль-ахир аеның 6нчы көнендә (1нче ноябрьдә), Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының йомгаклау утырышы булды. Җыелыш Мәскәүдә оештыру комитеты рәисе, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин җитәкчелегендә үтте.

Утырышта Россия мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Баш мөфти, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев һәм башкалар катнашты. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән утырыш эшенә дистанцион рәвештә Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин кушылды.

Оештыру комитетының йомгаклау утырышын ачып, Марат Хөснуллин Россия Президенты Владимир Путин боерыгы буенча Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы федераль дәрәҗәдә узды, дип хәбәр итте. Гомумән алганда, бик күп төрле чаралар – дини мирас буенча хезмәтләр басылды, күргәзмәләр һәм фәнни конференцияләр, башка мөһим вакыйгалар узды.

Марат Хөснуллин юбилейны бәйрәм итү буенча төп чараларның Татарстан Республикасында узганын искәртте һәм сүзне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка бирде. Татарстан Президенты Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында билгеләнгән барлык чаралар югары дәрәҗәдә оештырылды һәм уздырылды, дип хәбәр итте. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, юбилейны бәйрәм итү бөтен Россия өчен аерым әһәмияткә ия. Чараның әһәмияте расланган федераль чаралар планы исемлегендә чагылыш тапты. Алар арасында: “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең пленар утырышы, «KazanSummit» халыкара икътисадый саммиты, Казан Глобаль яшьләр саммиты, “Изге Болгар җыены” һәм Казанның Җәмигъ мәчете төзелеше урынына истәлек ташы кую чаралары бар. Татарстанның казанышларын тану таныклыкларның берсе булып Казанга “Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы – 2022” статусын бирү торды.

Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү безнең күпмилләтле илебез казанышларының тарихи елъязмасында тагын бер якты сәхифә булачагына, җәмгыятьтә милләтара һәм динара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга ярдәм итәчәгенә ышанычын белдерде. Рөстәм Миңнеханов Оештыру комитеты әгъзаларына, шулай ук хәзрәтләргә ярдәм итүләре һәм актив эшләре өчен рәхмәтен белдерде.

Билгеле булганча, Татарстан мөфтияте Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуны үткәрү кысаларында берничә проектны тормышка ашырды. Алар арасында – “Казан басмасы” татар милли компьютер шрифты (ул тарихка мөселман дөньясында беренче басма Коръән буларак кереп калган “Казан басмасы”ның тарихи типографик оттискысы нигезендә ясалды), “Ибн Фадлан” документаль-нәфис фильмы, “Казан басмасының” репринт басмасы, Казанда Халыкара Коръән бәйгесе һ.б. Юбилей уңаеннан Нәзарәтнең аерым проектларын тормышка ашыру дәвам итә: Darul-Kutub.com электрон китапханәсен яңарту, рус телендә онлайн-мәдрәсә булдыру һ.б. Берничә проект РИИда башкарыла: мисал өчен, Шиһабетдин Мәрҗанинең “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”), 7 томлы библиографик кулъязма сүзлек “Вәфийәт әл-әслаф вә тәхийәт әл-әхлаф”, “Мөкаддимәт”.

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының йомгаклау утырышында башкарылган эшләр һәм 2022нче ел ахырына кадәр нинди чаралар планлаштырылуы турында доклад белән шулай ук Россия мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная чыгыш ясады.

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу кысаларында узган чараларга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев йомгак ясады. Шулай ук Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдиннең һәм башкаларның чыгышлары булды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана