РИИ мобилизацияләнгән солдатлар өчен намаз уку китаплары сатып алды

02 ноябрь 2022 ел 10:09
РИИ мобилизацияләнгән солдатлар өчен намаз уку китаплары сатып алды

Россия ислам институты мобилизацияләнгән татарстанлылар өчен намаз укырга өйрәнү буенча китаплар сатып алды. Акцияне институтның тәрбия эшләре буенча проректоры Ибраһим хәзрәт Шәйхабзалов РИИның студентлар советы белән берлектә оештырды. Әлеге башлангычка институтның мөгаллимнәре һәм студентлары финанс яктан ярдәм итте.

Ибраһим хәзрәт Шәйхабзалов бу идеянең ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Күптән түгел аның туганы мобилизацияләнгән. “Мин аннан нинди ярдәм кирәк булу турында сорадым, ул намаз укырга өйрәнергә теләвен, шул ук вакытта мобилизацияләнгән солдатлар арасында ислам динен үзләштерергә теләүчеләр күп булуын әйтте”, – дип сөйләде Ибраһим хәзрәт.

Ул шулай ук РИИ студентларының мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм итәргә теләүләрен һәм әлеге акцияне уздыру идеясенә кушылуларын билгеләп үтте.

– Бу солдатларга авыр вакытта рухи яктан ныгырга ярдәм итәчәк. Шуны әйтәсем килә, әлеге акция бер тапкыр гына булмаячак. Хәзер без аларга тапшыру өчен намаз һәм тәһарәт алырга өйрәнү буенча 500 данә китап сатып алдык, якын арада тагын 500 данә сатып алыначак, – дип ассызыклады проректор.

Солдатлар өчен китаплар сатып алу акциясендә катнашырга теләүчеләр шулай ук акчалата ярдәмнәрен җибәрә алалар:

Валюта: Рубль (RUB)

Кабул итеп алучы: ШАЙХАБЗАЛОВ ИБРАГИМ ЗУФАРОВИЧ

Счёт номеры: 40817810362005779173

Телефон номеры: 89274221751. Сбербанк картасына тоташкан. «На книги» дип язып җибәрергә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана