“Россия халыклары” III Бөтенроссия форумында Татарстан мөфтиятенең мигрантлар белән эшләү тәҗрибәсе тәкъдим ителде

02 ноябрь 2022 ел 15:52
“Россия халыклары” III Бөтенроссия форумында Татарстан мөфтиятенең мигрантлар белән эшләү тәҗрибәсе тәкъдим ителде

2022нче елның 2-3нче ноябрендә Мәскәүдә “Россия халыклары” III Бөтенроссия форумы уза. Форум кысаларында Россия Федерациясе дәүләт милли сәясәтенең төп максатларын яктыртучы темалар буенча биш тематик секция эшли. Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов “Чит ил гражданнарының социаль һәм мәдәни адаптациясе” стратегик секциясе эшендә катнаша.

Булат Мәрданов үз чыгышында Татарстан мөфтиятенең мигрантлар белән эшләү тәҗрибәсе хакында сөйләп узды. ТР мөселманнары Диния нәзарәте бу эшчәнлекне берничә юнәлештә алып бара. Мөфтиятнең “Зәкят” хәйрия фонды үз юнәлеше буенча көн саен азкеремле гаиләләр, шул исәптән мигрант гаиләләре өчен дә социальләшү, аралашу, файдалы күнекмәләр алуга юнәлдерелгән дәресләр үткәрә.

Шулай ук “Зәкят” үз эшчәнлегендә даими рәвештә азык-төлек җыелмалары, кием-салым комплектлары һәм корбан ите тарату белән шөгыльләнә. Таратылган хәйрия ярдәменең дүрттән бер өлеше мохтаҗ мигрантларга туры килә. Атнага ике тапкыр йорт-җире булмаганнарга һәм мохтаҗларга хәйрия ашлары тарату оештырыла – аларның күпчелеген мигрантлар тәшкил итә.

Татарстан мөфтияте шулай ук мигрантларны һәрдаим мөселман дискуссион клубы, “I'MAN” ир-атлар проекты, “Чиста мәчет”, Мөселман яшьләре форумы, “Яшь килен” ислам курслары кебек яшьләр проектларында катнашу эшенә җәлеп итә. Бу проект кысаларында дини һәм дөньяви сораулар карала.

Моннан тыш, мигрантлар “Дарул-ифта” колл-үзәгендә дини мәсьәләләр буенча консультация алалар, ислам уку йортларында һәм ислам нигезләре буенча мәчетләр каршындагы курсларда укыйлар. 2021 елдан башлап Казан шәһәренең “Зәңгәр” мәчетендә таҗик телендә Коръән өйрәнү һәм гакыйдә дәресләре алып барыла.

Массакүләм мәгълүмат чараларында мигрантлар өчен дини дәгъват шулай ук игътибарсыз калмый. Моның өчен “Хозур” нәшрият йортында 6 медиапроект гамәлгә ашырыла: “Хозур ТВ” телеканалы, “Islam-Today” интернет-порталы, “Азан” радиосы, “Дин вә мәгыйшәт” һәм “Умма” газеталары, “Шура” журналы. Шулай ук, 2016нчы елда Татарстан мөфтияте үзбәк һәм таҗик телләрендә ислам нигезләре, дини секталар һәм агымнар буенча аудиокитаплар чыгарды.

“Россия халыклары” форумы – 2020нче елдан башлап үткәрелүче һәм Россиядә милли сәясәт өлкәсендә еллык иң төп чарага әверелгән Бөтенроссия форумы. Форум гомумроссия гражданлык үзенчәлеген һәм Россия милләтенең бердәмлеген, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту механизмнарын өйрәнүгә һәм эшләп чыгаруга ярдәм итә. Ел саен форумда Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан вәкилләр катнаша.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана