Мөхтәсибәтләр тырышлыгы белән Татарстан солдатларына ярдәм җибәрү өчен 6 млн сумнан артык акча җыелды!

31 октябрь 2022 ел 10:00
Мөхтәсибәтләр тырышлыгы белән Татарстан солдатларына ярдәм җибәрү өчен 6 млн сумнан артык акча җыелды!

Махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән Татарстан солдатларына ярдәм йөзеннән игълан ителгән акча җыю дәвам итә. 31 октябрьгә республиканың төрле почмакларыннан килгән ярдәм белән, аеруча мөхтәсибәтләр тырышлыгы белән, барлыгы 6 079 618, 53 сум акча тупланды. Җыела торган акчалар махсус хәрбия операция кырларына Татарстан солдатлары өчен хәләл ризык һәм киемнәр озатып җибәрүгә тотылачак.

Соңгы вакытта иң саллы өлешне кертүчеләр рәтендә Яшел үзән, Аксубай, Чүпрәле районы мөселманнарын әйтеп үтәргә мөмкин. Яшел үзән мөхтәсибәте “Зәкят” фондының исәп-хисап счетына 333 000 сум акча күчерде, ә Аксубайдан исә имам-мөхтәсиб Равил хәзрәт Зөфәров якташ мөселманнары, имамнар, мөгаллимнәр исеменнән 250 000 сум акчаны, шулай ук 10 кг бал, сабын, теш пасталары китереп тапшырды. Аксубайда акча җыюда районның 28 мәчете катнашты, мәхәлләләр үз хәлләреннән килгәнчә өлешләрен керттеләр. Чүпрәле районы мөселманнарыннан 202 000 сум килеп иреште.

Әлеге мөхтәсибәтләр белән беррәттән, ярдәмнәр Биектау (60 500 сум), Мамадыш (130 000 сум, 114 пар оекбаш, 5 пар перчатка, 7 пар бияләй, 7 пар термокием, җылы күлмәк, кофта, сөлге, сабын), Мөслим (110 000 сум), Бөгелмә (5 пар җылы носки, 3 кг бал) мөхтәсибәтләреннән дә килеп иреште. Кама Тамагы, моңа кадәр бирелгән акчаларга өстәп, 27 000 сум, теркокиемнәр, оекбашлар, бинтлар тапшырды.

Татарстаннан чакырылган солдатларга махсус хәрби операция кырларына хәләл ризык җибәрү өчен акча җыю дәвам итә. Акциягә теләге булган һәркем үз өлешен кертә ала. Акча җыюны Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды башкара.

Акча күчерү өчен реквизитлар: 

1. 2202 2007 0125 5174 номерлы Саклык банкы картасы (Зиля Ириковна И.).

2. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

Банк    ПАО «Ак барс» банк

К/с      30101810000000000805

Р/с       40703810400020000071

БИК    049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

3. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703810362190000765

БИК 049205603

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Гуманитар йөкне фронтка җибәрү буенча сорауларны 225 33 22 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана