Бәхрәйн матбугаты ТР Президенты килүенә татар дин галимнәре турында өч томлык фәнни монография басылу турында хәбәр итте

03 ноябрь 2022 ел 12:34
Бәхрәйн матбугаты ТР Президенты килүенә татар дин галимнәре турында өч томлык фәнни монография басылу турында хәбәр итте 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Бәхрәйнга килүгә андагы “Ватан” газетасының бүгенге санында Корольлекнең Югары шәригать суды рәисе, шәригать фәннәре докторы Ибраһим әл-Мурейхиның мәкаләсен бастырган. Ул бу хакта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга хәбәр итте, алар «Диннәр арасында диалогның әһәмияте» форумында очрашу уздырды.  
Үзенең мәкаләсендә шәйх Мурейхи “Казан галимнәренең иҗазәтләре” дип исемләнгән 3 томлык фәнни монография нәшер ителү турында яза, ул күренекле татар галимнәренең дини эшчәнлегенә багышланган. Әлеге монография, шәехнең Татарстанга мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның докторлык диссертациясен яклавында оппонент булып катнашу өчен килгәч, Болгар ислам академиясендә дөнья күргән иде.
Шәех шулай ук мәкаләдә Россия һәм Россия мөселманнарының Диния нәзарәтләрендә булганда алган тәэсирләре турында яза. Аерым алганда, ул ТР мөселманнары Диния нәзарәтен һәм Татарстан мөселманнарын «ата-бабалары тарихын саклый» дип искә ала. Моннан тыш, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Бәхрәйнга килүе хөрмәтенә монография күпләп бастырылды дип хәбәр ителә.
“Казан галимнәренең иҗазәтләре"нең өч томлыгын язуга авторның тулаем ике еллап вакыты киткән. Монографиядә татар галимнәре - дин әһелләре Габденнасыр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Морат Рәмзи искә алына,Әбдрәшит Ибраһим, Галимҗан Баруди, Габдерәашид Ибраһим Әл-Бохари Әл-Татари Әл-Себери һәм шәех Әхмәд Шәфиг Әл-Казан һ.б. турында сөйләнә. Моннан тыш, хезмәттә Шәех Мурейхиның Казанга сәфәрләре тасвирлана. Кайчандыр Шиһабетдин Мәрҗани «Сафар-Намә»не язганча, Мурейхи да Россиягә һәм Казанга визитлары турында сөйли. Бу китапта ул җирле мөселманнарның дингә игътибар итүләре, шулай ук инфраструктура, дини гыйлем, китап бастыру дәрәҗәсе  һ.б.турында бәян итә. Бу хезмәт инглиз, рус, француз һәм татар телләренә тәрҗемә ителгән.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана