Татарстан мөфтинең халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мөрәҗәгате

04 ноябрь 2022 ел 04:48
Татарстан мөфтинең халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мөрәҗәгате

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Кадерле дин кардәшләрем!

Мөхтәрәм татарстанлылар!

Бүген Россиядә төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында тынычлыкны, татулыкны һәм дуслыкны гәүдәләндерүче Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Һичшиксез, бу дата безнең ил халкы өчен тирән мәгънәгә ия.

Яхшы теләктә булу, ачык йөз, игелекле мөнәсәбәт, сабырлык – әлеге рухи кыйммәтләр җәмгыятьтәге бердәмлекнең нигезе булып тора һәм аны таркалудан саклый. Алар – дөньяның барлык халыклары өчен дә уртак һәм төрле мәдәниятләр тарафыннан югары әхлак билгесе булып танылалар. Бар кешелек дөньясы өчен күркәм әхлакның иң яхшы мисалы булып исә безнең сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ тора. Рәсүлебезнең ﷺ сөннәтеннән билгеле булганча, ул һәркемгә үзенең йомшак күңелен һәм рәхим-шәфкатен күрсәткән, зирәк акыллы һәм мәрхәмәтле, кунакчыл һәм ихтирамлы булган. Хәдистә болай диелә:

من كان يؤمن بالله واليوم الآخر فليقل خيرًا أو ليصْمُت، ومن كان يؤمن بالله واليوم الآخر فليُكْرِم جارَه، ومن كان يؤمن بالله واليوم الآخر فليكرم ضَيْفَه

Ягъни: “Аллаһка һәм Кыямәт көненә ышанган кеше хәерле сүзләр генә сөйләсен яки дәшмәсен, һәм Аллаһка һәм Кыямәт көненә ышанган кеше үзенең күршесенә игелек кылсын, һәм Аллаһка һәм Кыямәт көненә ышанган кеше үзенең кунагына хөрмәт күрсәтсен!” (Бохари, Мөслим). Һичшиксез, үзенең шәхси үрнәге белән Аллаһ илчесе ﷺ кешеләрне үз артыннан иярткән, аларның әхлагын яхшырткан һәм тәкъвалыктан кала бер кешенең икенчесеннән өстенлеге юк икәнлеген күрсәткән. Аллаһы Тәгалә Коръәндә аңа болай дип мөрәҗәгать итә:

فَبِمَا رَحْمَةٍ مِّنَ اللَّهِ لِنتَ لَهُمْ وَلَوْ كُنتَ فَظًّا غَلِيظَ الْقَلْبِ لَانفَضُّوا مِنْ حَوْلِكَ فَاعْفُ عَنْهُمْ

Ягъни: “[Расүлем! Өммәтеңә карата сиңа] Аллаһтан [бирелгән кызгану һәм] шәфкать белән син аларга йомшак булдың. Әгәр дә дорфа, каты күңелле булсаң, алар синең яннан таралып киткән булырлар иде” (“Гыймран гаиләсе” сүрәсе, 159нчы аять). Бу аятьтә тирә-юньдәгеләр белән мөнәсәбәтләрдә йомшаклыкның бөек көче күрсәтелә. Хактыр ки, гаделлекне алга сөрүче, барлык кешеләр белән тынычлыкта яшәргә өйрәтүче һәм күршеләр белән уңай мөгамәлә урнаштыручы күркәм ислам диненә иң яхшы дәгъват чарасы булып йомшаклык тора.

Ислам нурында яшәп, Татарстан Республикасы күпмилләтле Россия Федерациясенең барлык төбәкләре һәм бөтен сәяси дөнья өчен үзендә мөселманнар һәм христианнар, татарлар, руслар, чуашлар, удмуртлар, башкортлар, марилар арасындагы татулык үрнәген саклый. Күп гасырлар дәвамында бергә яшәп, республикабыз халыклары бер-берсенең динен, гореф-гадәтләрен һәм милли мәнфәгатьләрен ихтирам итәргә өйрәнде һәм иң мөһиме – алар теләктәшлекне үстерүгә омтыла. Бу бердәмлек бигрәк тә өлешчә мобилизациянең авыр көннәрендә солдатларга ярдәм итүне оештырганда чагылыш тапты. Татарстан солдатларына ярдәм итү буенча мөфтиятебезнең башлангычында катнашкан һәркемгә тирән рәхмәтемне белдерәм: республиканың төрле почмакларыннан 7 млн сумга якын акча җыелды, алар махсус хәрбия операция кырларына хәләл ризык һәм башка кирәк-яраклар озатып җибәрүгә тотылачак.

Аллаһы Тәгалә һәрбарчабызны Үзенең рәхмәте белән бүләкләсә иде, килгән авырлыкларны җиңеп чыгарга көч биреп, һәр гаиләгә бәрәкәтләр, тыныч тормыш һәм ике дөнья бәхете бирсә иде. Әмин!

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана