Казанда фәтвалар чыгару методологиясе буенча семинар узды

07 ноябрь 2022 ел 09:10
Казанда фәтвалар чыгару методологиясе буенча семинар узды

Үткән ял көннәрендә Казанда “Фәтвалар чыгару методологиясе: хәзерге заман проблемалары” дип исемләнгән ике көнлек семинар булып узды. Әлеге чараны Россия ислам институты Татарстан мөфтияте Төркия дин эшләре идарәсе һәм Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды белән бергәлектә үткәрде. Семинарда Төркия дин эшләре Югары Советы, шулай ук Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Монголия, Беларусия һәм Россия төбәкләренең Диния Нәзарәте җитәкчеләре катнашты.

Мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин барлык катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде.

– Җыелышыбызның нәтиҗәле булуына өметләнәм. Бүген төрле илләрдә яшәүче мөселманнар галимнәр катнашыннан, фәтваларсыз хәл итеп булмый торган сораулар белән очраша. Безнең семинар тәҗрибә уртаклашу, элемтәләрне җайга салу өчен яхшы мәйданчык булыр дип ышанам. Уңышлар телим, – диде ул.

Төркия дин эшләре буенча Югары совет рәисе Габдрахман Хачкали семинарны уздырганнары өчен оештыручыларга рәхмәтен белдерде һәм төрле ил вәкилләренә уртак проблемаларны бергәләп хәл итүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Сәламләүләрдән соң семинар доклад ясаучыларның чыгышы белән дәвам итте. Төрле илләрнең галимнәр шуралары вәкилләре үз илләрендә ничек итеп фетвалар чыгарылуы, шулай ук әлеге эш барышында нинди проблемалар белән очрашырга туры килүе турында сөйләделәр. Төркиянең дин эшләре буенча Югары совет рәисе Габдрахман Хачкали, Кыргызстан мөселман галимнәре советы әгъзасы Самаган Мурзаибраимов, Төркиянең дин эшләре буенча Югары совет рәисе урынбасары Фатыйх Мехмет Айдын, КИУ проректоры, Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасы гыйльми сәркатибе Рөстәм Нургалиев, Төркиянең дин эшләре буенча Югары совет әгъзасы Мехмет Хаҗи Гюнай, КИУның дини фәннәр кафедрасы мөдире Габдулла Әдһәмов чыгыш ясады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана