Яр Чаллы мөслимәләре солдатларга җибәрү өчен җылы оекбашлар бәйли

08 ноябрь 2022 ел 11:43
Яр Чаллы мөслимәләре солдатларга җибәрү өчен җылы оекбашлар бәйли 

Яр Чаллы мөхтәсибәте каршында эшләп килүче мөслимәләр берлеге башлангычы белән, шәһәрнең “Нур-Ихлас”, “Ак мәчет”, “Сөембикә” һәм Җәмигъ мәчетләрендә якшәмбе мәктәпләрендә укучы хатын-кызлар мобилизацияләнгән кардәшләребезгә озату өчен җылы оекбашлар бәйли башлады. Бу эштә 60 мөслимә катнаша. 

Яр Чаллы шәһәре мөслимәләр җәмгыяте җитәкчесе Рима ханым Исхакова хәбәр иткәнчә, мәчетләр каршындагы курсларда белем алучыларга 123 пар оекбашлык йон җепләр сатып алып таратылган. Оекбашлар бу атнаның якшәмбесенә әзер булыр, дип көтелә. Күпләп оекбашлар бәйли башлаганчы, Яр Чаллы мөслимәләре аерым-аерым гына да, сарык йонын эрләп, 100 гә якын оекбаш бәйләп тапшырган. Шулай ук кибеттән сатып алынган җылы эчле һәм ангора йоныннан бәйләнгән 80 ләп оекбаш алып килгәннәр. Шулай итеп, Яр Чаллы шәһәре мөслимәләре махсус хәрби операция кырларына 300 пардан артык җылы оекбаш җибәрергә әзер. 

Җылы оекбашлар бәйләү буенча оештыру эшләре мәчетләр каршындагы курсларда белем алучыларның интернеттагы төркемнәре аша алып барыла. 

Шушы яхшы гамәлгә кушылып, Татарстаннан мобилизацияләнгән кешеләргә җылы киемнәр, медикаментлар, хәләл коры паек, тушенка һәм аптечка белән ярдәм күрсәтергә теләүчеләр әйберләрен “Нур-Ихлас” мәчетенә китерә ала.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана