Камил хәзрәт Вологда өлкәсе мөселманнары делегациясе белән очрашты

08 ноябрь 2022 ел 13:12
Камил хәзрәт Вологда өлкәсе мөселманнары делегациясе белән очрашты

Бүген, Рабигыль-ахир аеның 13нче көнендә (8нче ноябрьдә), Татарстан мөфтиятендә Вологда өлкәсе мөселманнары җәмгыяте рәисе Альберт хәзрәт Мостафин һәм Череповец шәһәре имамы Рамил хәзрәт Дамиров булды. Мөхтәрәм кунакларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. 

Очрашу якыннан танышу һәм тәҗрибә алмашу форматында үткәрелде. Кунаклар Татарстан мөфтиятенә РФ мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Равил Гайнетдиннең боерыгы һәм хәер-фатыйхасы белән килүләре турында әйттеләр. Альберт хәзрәт әлеге төбәк белән бәйле мөселман дин галимнәренең, аерым алганда татар дин әһелләреннән Зәйнулла ишан Рәсүлевның Никольск шәһәрендә яшәвен, Галимҗан Барудиның Вологда шәһәрендә сөргендә булуын, шулай ук Вологда өлкәсе Устюжна шәһәрендә чечен суфи шәехе Кунта-Хаҗи Кишиевның гомер кичергәнен билгеләп үтте. Ул мөселман дин галимнәренең мирасын саклауның әһәмиятен билгеләп, аларның исемен мәңгеләштерү, тарихчылар катнашында фәнни чаралар үткәрү, китапларын өйрәнү, дәресләр үткәрү буенча фикерләре белән уртаклашты. Кунак Вологда шәһәрендә бер мәчет эшләвен, хәзерге вакытта Череповец шәһәрендә мәчет салуга әзерлек буенча планнары турында сөйләп узды. Ул Камил хәзрәткә Череповец шәһәренә имам булып кайтырга әзерләнүче Рамил хәзрәт Дамиров белән таныштырды. Рамил хәзрәт РИИда һәм Коръән-хафизлар әзерләү үзәгендә белем ала.

Камил хәзрәт кунакларны “Хозур” нәшрият йортында басылган китаплар, “Даруль-кутуб” электрон китапханәсе фонды, “Хозур ТВ” телеканалы эшчәнлеге белән таныштырды. Сүз шулай ук Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Нәзарәт тарафыннан тормышка ашырылган чаралар хакында барды. Альберт хәзрәт Мостафин, 2023 ел Вологда өлкәсе мөфтияте тарафыннан Зәкят елы дип игълан ителүен белдереп, Камил хәзрәттән Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды турында сөйләвен сорады. Мөфти авызыннан алар киңкырлы эшчәнлек – авыру балаларга ярдәм итү, мохтаҗларны ашату, мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм җибәрү һ.б. турында ишетеп белде. Шулай ук хаҗны оештыру, вакыф милке булган биналардан файдалану, китаплар тәрҗемә итү буенча эшчәнлек кунакларда зур кызыксыну уятты. Алар киләчәктә Нәзарәт карамагында эшләүче оешмаларда булу теләген белдерде. Камил хәзрәт очрашу истәлеге итеп “Хозур” нәшриятында басылып чыккан яңа китапларны бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана