Мөфти Нәзарәттә Билал Эрдоган җитәкчелегендәге төрек делегациясен кабул итте

09 ноябрь 2022 ел 13:57
Мөфти Нәзарәттә Билал Эрдоган җитәкчелегендәге төрек делегациясен кабул итте

Бүген, Рабигыль-ахир аеның 14нче көнендә (9нчы ноябрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ибн Халдун Университетының Попечительләр советы рәистәше, Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты Билал Эрдоган җитәкчелегендәге Төркия делегациясен кабул итте. Делегация составында Ибн Халдун Университетының Попечительләр советы рәисе Ирфан Гюндюз, Ибн Халдун Университеты ректоры Атилла Аркан, Ибн Халдун Университетының Гейдар Алиев исемендәге Евразия тикшеренү үзәге директоры Яшәр Сары һ.б. бар иде. Кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев озата йөрде.

Төркия делегациясен каршы алуга ук, мөфти Камил хәзрәт мөхтәрәм кунакларны быел төзекләндерүдән соң ачылган “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә алып керде. Биредә уку йортының яңартылган аудиторияләре, мөгаллимнәр, шәкертләр белән танышу узды. Очрашу барышында мөфти Камил хәзрәт “Мөхәммәдия” буйлап экскурсия үткәрде һәм уку йортының кыскача тарихын сөйләп узды. Җитәкчеләр беренче катта китапханәнең уку залында булдылар. Биредә көндезге уку бүлегенең I һәм II курс шәкертләре, шулай ук Коръәнне ятлау бүлеге шәкертләр белән очрашулар һәм әңгәмәләр узды. Билал Эрдоган укучыларның тырышлыкларына соклануын белдерде, нәсыйхәт сүзләрен җиткерде, уңышлар теләде. Гомумән, Төркия делегациясе мәдрәсәнең эшчәнлеген югары бәяләде, мәдрәсәләр “Мөхәммәдия” үрнәгендә эшләргә, матур, җылы, якты булырга тиеш, дип укучыларның күплеген күреп сөенүләрен белдерделәр. Хәзерге вакытта “Мөхәммәдия”дә көндезге бүлектә 235 шәкерт белем ала – бу һәрбер сыйныфта уртача 25-30 шәкерт укый дигән сүз.

Алга таба кунакларның мөфти белән очрашулары чәй өстәле артында Нәзарәт бинасында дәвам итте. Камил хәзрәткә алар Татарстанга сәфәрдән алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. Аерым алганда, төрек делегациясе ике көндә Болгар ислам академиясендә, Россия ислам институтында булырга өлгерде. Мөфти быелгы елның юбилей вакыйгаларын искә төшереп, Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе оешуның 140 еллыгы уңаеннан тормышка ашырылган проектлар турында сөйләде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, быел мөфти Камил хәзрәт Билал Эрдоган белән Казан глобаль яшьләр саммитында күрешергә өлгергән иде. Якыннан танышу Нәзарәтнең күпкырлы эшчәнлеге, шул исәптән фәнни, мәгариф, нәшрият һ.б. эшләре хакында сөйләп дәвам итте. Төрек делегациясе вәкилләре Нәзарәтнең эшчәнлегенә сокланып һәм мөселман өммәте файдасына тормышка ашырылучы проектларның дәвамлы булуын теләп, хезмәттәшлекне ныгыту буенча тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Камил хәзрәт Билал Эрдоганга Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм тантаналары кунакларына тапшыру өчен махсус чыгарылган Коръәннең репринт “Казан басмасы”н бүләк итте. Бу – Нәзарәтнең 1100 еллыкны бәйрәм итү кысаларында гамәлгә ашырыла торган проектларының берсе. Әлеге бүләк татар өммәтенең иң олы казанышы, мөселман мәдәниятен үстерүгә керткән иң саллы өлеше турында искә төшереп торачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана