Камил хәзрәт Самараның “Болгар мирасы” мәдәни-тарихи фонды вәкилләре белән очрашты

11 ноябрь 2022 ел 13:46
Камил хәзрәт Самараның “Болгар мирасы” мәдәни-тарихи фонды вәкилләре белән очрашты

Бүген, рабигыль ахыр аеның 16нчы көнендә (11нче ноябрьдә), Татарстан мөфтиятендә Самарадан килгән кунаклар – “Болгар мирасы” мәдәни-тарихи фондының Попечительләр Советы рәисе, мактаулы әгъза, Россиядә танылган эшкуар, меценат Гомәр Батршин, фонд директоры Гүзәл Сәгадәтова һәм архитектор Мәрьям Батыршина булды. Алар белән очрашуда дөнья мәдәнияте Институты (ЮНЕСКО) ректоры, “Европа-Азия” Халыкара гуманитар академиясе президенты, ЮНЕСКО эшләре буенча Татарстан Республикасы комиссиясе әгъзасы, академик Энгель Таһиров, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин да катнашты.

Кунаклар Самара өлкәсендә урнаштырылган “ислам кабул итүнең 1100 еллыгына” истәлек билгесенең төгәл күчермәсен тапшыру өчен килде. Фонд тарафыннан Самара Лука тыюлык зонасында “Болгар халкы” тарихи комплексы төзелгән. Очрашуда Гомәр Батршин шулай ук тарихи комплекс картинасын һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт хатын бүләк итте.

Кунаклар мөфтигә “Болгар мирасы” мәдәни-тарихи фонды турында сөйләделәр. Ул 2008 елда төзелгән. Фондның бурычы – тарихны барлау, популярлаштыру, борынгы заманнарда җирлектә булган вакыйгаларга карата кызыксыну уяту. Фонд архив мәгълүматларын җыю белән шөгыльләнә, Татарстан, Мәскәү, Самара, Ульяновск һәм Саратов өлкәләре һәм илнең башка галимнәре белән очрашулар оештыра.

Академик, тарих фәннәре докторы, профессор Энгель Таһиров Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга диплом һәм “Европа – Азия “Халыкара гуманитар академиясе академигы” дип язылган алтын тасма бүләк итте. Энгель Таһиров билгеләп үткәнчә, академик статусы сәясәтчеләргә, дәүләт башлыкларына, фән, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә, фәнни-мәгариф үзәкләре (университетлар), халыкара, иҗтимагый тынычлык урнаштыру, гуманитар, хатын-кызлар, яшьләр һәм һөнәр берлекләре оешмалары җитәкчеләренә, икътисад, фән, мәгариф, мәдәният, спортка зур өлеш кертүчеләргә, шулай ук демократия, алгарыш, дөнья мәдәнияте идеяләре һәм кыйммәтләре, толерантлык, динара татулык һәм цивилизацияләр диалогын социаль практикада кулланучыларга бирелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана