Мөслим районында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашу узды

14 ноябрь 2022 ел 09:46
Мөслим районында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашу узды

Рабигыль-ахыр аеның 14 нче көнендә (9 ноябрьдә) Мөслим районына эшлекле сәфәр белән Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килде. Җәмигъ мәчетендә мөхтәсибәт эшчәнлеге белән танышканнан соң, ул Мөслим районы имамнары белән очрашты, хәзрәтләрне борчыган сорауларга җаваплар бирде, район башлыгы Альберт Хуҗин белән әңгәмә корды. Очрашуда шулай ук Лениногорск районы мөхтәсибе Булат хәзрәт Рәупов, Сарман районы мөхтәсибәте Сәид хәзрәт Хаков, Мөслим районы мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин катнашты. Алар балалар тәрбиясе һәм гаилә кыйммәтләрен саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Җәлил хәзрәт Фазлыев көннең икенче яртысында район мәдәният йортында вәгазь кичәсе алып барды. Өлкән яшьтәге мөслимлеләр белән беррәттән, вәгазь тыңларга район үзәге мәктәпләренең 8-10 нчы сыйныф укучылары да килгән иде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана