Түбән Камада “1100-еллык”ка стела ачылды һәм яңа мәчет белән рухи үзәк төзелеше башланды

14 ноябрь 2022 ел 17:41
Түбән Камада “1100-еллык”ка стела ачылды һәм яңа мәчет белән рухи үзәк төзелеше башланды

Бүген, рабигыль-ахир аеның 19нчы көнендә (14нче ноябрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Түбән Кама шәһәренә эшлекле сәфәр кылды. Әлеге район мөселманнары тормышы белән танышуны ул Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Муллин белән күрешеп очрашудан башлады. Имам-мөхтәсиб Салих хәзрәт Ибраһимов белән бергәлектә узган әңгәмәдә җитәкчеләр Түбән Кама районындагы дини һәм милли вәзгыять хакында фикер алышты. Татарстан мөселманнары башлыгы белән очрашу Түбән Кама районы хакимияте бинасында үтте. Рамил Хәмзә улы әлеге җирлектә бу юнәлештә алып барылган эшчәнлек, мөхтәсибәт белән җирле хакимият арасында хезмәттәшлек алып бару, мәхәлләләр торышы турында сөйләп узып, бүгенге көн тәртибе һәм көтелгән кунаклар белән таныштырып үтте. Мөфти мөселман инфраструктурасы үсешенә күрсәткән ярдәмнәре өчен район башлыгына тирән рәхмәтен белдерде. 

Алга таба җитәкчеләр Түбән Кама шәһәрендә яңа мәчет һәм рухи-мәгърифәт үзәге салыначак урынга юнәлде. Ул шәһәргә керү юлында, Вахитов проспекты, 3Б адресы буенча урнашкан. Кунакларны каршы алучы мөселман гыйбадәтханәсенә киләчәктә, исемен җисеменә туры китереп, “Сәлам” исеме бирү көтелә. Хәзерге вакытта җирне төзелеш алып бару өчен әзерләү, документларны рәсмиләштерү, мәхәллә халкының фикерләрен тыңлау эшләре алып барыла. 

Бүген исә әлеге мәчет салыначак урында тарихи вакыйга – Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына истәлек билгесе – стела ачылды. Әлеге тантана татар Коръән-хафизы Хәлил хәзрәт Хәйбрахманов тарафыннан “Тәүбә” сүрәсенең 18-19нчы аятьләрен уку белән башланып китте. Аннары җыелган халыкны сәламләү сүзләре белән район башлыгы Рамил Муллин чыгыш ясады. Ул бүгенге җыелуның максаты буларак шәһәргә керү юлында яңа дини үзәк төзелешенә хәер-фатиха бирүне атады, бүгенге көндә кешеләргә иң кирәкле әйбер – җан тынычлыгы дип, аңа Аллаһны искә алып кына ирешә алуны әйтте. Аннары мәхәллә халкына үгет-нәсыйхәт сүзләре белән мөфти Камил хәзрәт чыгыш ясады. Ул үз чыгышында рухи чисталык, сафлык турында сүз алып барды, дин кардәшләргә мәчет төзүнең саваплары турында искә төшерде. “Мәчетләр буш тормасын, бу дөньяда һәм ахирәттә файда китерсен”, – дип теләкләрен җиткерде мөфти.

Аннары җитәкчеләр һәм җыелган халык җәмәгать белән яңа мәчет төзеләчәк урында беренче намаз укыды. Намазны мөфти укытты. Әлеге чарада Түбән Кама мөхтәсибәтенең барлык имамнары һәм якын-тирә районнарның мөхтәсибләре катнашты. 

Хәзерге вакытта Түбән Кама мөхтәсибәтендә 25 мәчет, шуның икесе – шәһәрдә. Бүген төзелешкә фатиха бирелгән “Сәлам” мәчетен дә кертеп, ике яңа мәчет төзелә.

Өйлә намазыннан соң мөфти Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән күреште. Әйтергә кирәк, биредә – шул ук проспектта яңа храм төзелешенә дә старт бирелде.

Төшке аштан соң Түбән Кама шәһәренең “Адымнар” күп телле мәктәбендә мөфти һәм вкладыка катнашында рухи тәрбия мәсьәләләре буенча сөйләшү узды. Биредә панель дискуссия рәвешендә җәмгыятьтә һәм үсеп килүче буында әхлакый сыйфатлар тәрбияләү хакында фикер алышу булды. Нәсыйхәт сүзе белән мөфти Камил хәзрәт тә чыгыш ясады. Ул Пәйгамбәребезнең ﷺ әхлакны камилләштерү өчен җибәрелүен искәртте, әхлаклы буын тәрбияләү, исламда тәрбия мәсьәләләре турында сөйләп узды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана