Ютазы районында “Фәнис” мәдрәсәсенең 15 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары дәвам итте

14 ноябрь 2022 ел 18:06
Ютазы районында “Фәнис” мәдрәсәсенең 15 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары дәвам итте 

Бүген, рабигыль-ахыр аеның 19 нчы көнендә (14 ноябрьдә), Ютазы районында «Фәнис” мәдрәсәсе оешуга 15 ел тулу уңаеннан оештырылган бәйрәм чаралары дәвам итте. Монда Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин җитәкчелегендә республикадагы мөселман уку йортлары директорларының күчмә киңәшмәсе узды. Киңәшмә вакытында студентларны кабул итү нәтиҗәләре чыгарылды, мәдрәсәләрнең торышы һәм алга таба эшчәнлеге белән бәйле мәсьәләләр күтәрелде. Моннан тыш, республиканың көньяк-көнчыгыш казыятына караган мәчетләр каршындагы курсларда белем бирүче барлык мөгаллимнәрнең очрашуы булды. Анда мөгаллимнәр үзләре кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.

Кичә Ютазы районында “Фәнис” мәдрәсәсе оешуга 15 ел тулу уңаеннан узган бәйрәм чаралары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катанашында узды. Юбилей кысаларында 12 ноябрьдә шулай ук әлеге мәдрәсәдә белем алып, аны төрле елларда тәмамлап чыккан дин әһелләренең очрашуы булды.  

Белешмә. 
“Фәнис” мәдрәсәсен оешканнан алып бүгенге көнгә кадәр Марат хәзрәт Мәрданшин җитәкли. Бүгенге көндә мәдрәсәдә 200 гә якын шәкерт белем ала. 
Унбиш ел эчендә әлеге уку йортын 330 белгеч тәмамлап чыкты. Алар арасында Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, Урыссу бистәсенең “Мәхмүт” имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин, “Фәнис” мәдрәсәсе мөгаллимнәре, Ютазы, Бөгелмә, Баулы, Азнакай, Лениногорск һәм республиканың башка районнары имамнары һәм мәчет каршындагы курслары мөгаллимнәре әлеге мәдрәсәдә белем алган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана