Камил хәзрәт Төркиянең Хатын-кызлар, гаилә һәм яшьләр мәсьәләләре буенча үзәк директоры белән очрашты

15 ноябрь 2022 ел 13:50
Камил хәзрәт Төркиянең Хатын-кызлар, гаилә һәм яшьләр мәсьәләләре буенча үзәк директоры белән очрашты

Бүген, Рабигыль-ахир аеның 20нче көнендә (15нче ноябрьдә), Нәзарәттә Төркия Республикасыннан KAGEM Хатын-кызлар, гаилә һәм яшьләр мәсьәләләре буенча үзәк директоры Фатма Харал Эфе һәм әлеге үзәкнең әгъзасы, сәнгать белгече Семра Ата булды. Мөхтәрәм кунаклар мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашу үткәрде.

Очрашуда шулай ук РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты җитәкчесе урынбасары, Хатын-кызлар хезмәттәшлеге ассоциациясе рәисе Гүзәл Мөбинова, Хатын-кызлар хезмәттәшлеге ассоциациясен оештыручы Стелла Халикова-Брундукова һәм әлеге ассоциация әгъзасы Гүзәлия Якупова катнашты. 

Гүзәл Мөбинова Татарстанга сәфәрнең максаты, эчтәлеге белән таныштырып, РФ мөселманнары Диния нәзарәте Төркия Республикасы KAGEM Хатын-кызлар, гаилә һәм яшьләр мәсьәләләре буенча үзәк белән хезмәттәшлек алып баруы, кунакларның хәзерге вакытта Россия шәһәрләре буйлап танышу сәфәрләре белән йөрүен билгеләп үтте. Кичә Төркия вәкилләре Болгар ислам академиясендә булырга өлгергән, бүген исә мөфтияттә Камил хәзрәт Сәмигуллин ике көнлек сәфәр белән килгән кунакларга Татарстан мөселманнары тормышы, Нәзарәт проектлары, Коръән һәм китаплар бастыру, мәгариф, социаль юнәлешләр, хатын-кызлар белән эшчәнлек алып бару һ.б. хакында бай мәгълүматлар биреп узды.  Ул Татарстан мөфтиятенең кулъязма Коръән әзерләү буенча проекты, Россия ислам институтында һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә ислам белгечләре, хәттатлар, хафизлар әзерләү тәҗрибәсе, “Хозур ТВ” мөселман телевидениесе, Нәзарәт карамагында эшләүче оешмалар турында тәфсилләп сөйләде. Камил хәзрәт мөхтәрәм кунакларга Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга махсус чыгарылган Коръәннең репринт “Казан басмасы”н бүләк итте. Бу – Нәзарәтнең 1100 еллыкны бәйрәм итү кысаларында гамәлгә ашырыла торган проектларының берсе. Әлеге бүләк татар өммәтенең иң олы казанышы, мөселман мәдәниятен үстерүгә керткән иң саллы өлеше турында искә төшереп торачак.

Төркия Республикасыннан KAGEM Хатын-кызлар, гаилә һәм яшьләр мәсьәләләре буенча үзәк директоры Фатма Харал Эфе җитәкчелегендәге делегация алга таба яңартылган “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен карап чыкты һәм белем алучы шәкертләр, Коръән ятлаучылар белән аралашты. Биредә мәдрәсә директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин уку сыйныфларын, хатын-кызлар өчен тулай торак бүлмәләрен, спортзалны күрсәтте. Кунаклар укучылар белән очрашу барышында соклануларын, сөенүләрен белдерделәр, укуларында уңышлар теләделәр. 

Өйләдән соң очрашулар Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе, җәмәгать эшлеклесе Наилә ханым Җиһаншина белән бергәлектә Бөтендөнья татар конгрессында дәвам итә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана