Норлатта яңа мөхтәсиб сайланды

16 ноябрь 2022 ел 08:25
Норлатта яңа мөхтәсиб сайланды

Рабигыль-ахир аеның 8нче көнендә (3нче ноябрьдә) Норлат мөхтәсибәтендә район имамнарының җыелышы булып узды. Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәгендә узган әлеге чара Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, республиканың көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров җитәкчелегендә үтте. Утырышта шулай ук Норлат башлыгы урынбасары Линар Маняпов катнашты. Имамнар җыелышына районның 42 мәчетеннән дә дин әһелләре килгән иде.

Утырышны ачып җибәреп, Равил хәзрәт Зөфәров барлык җыелган халыкны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм 2017нче елдан бүгенге көнгә кадәр Норлат районында имам-мөхтәсиб булып эшләгән Наил хәзрәт Әбелхановның яңа вазифага күчү теләге хакында белдерде. Равил хәзрәт яңа мөхтәсиб кандидатурасына имамнарга моңарчы Норлат шәһәренең “Әфзалетдин” мәчете имам-хатыйбы булып хезмәт иткән Ирек хәзрәт Сәйфуллинны тәкъдим итте. Район имамнары аның өчен бердәм тавыш бирде.

Җыелыш барышында район хакимияте, җирле дин әһелләре тарафыннан 5 ел дәвамында имам-мөхтәсиб булып эшләгән Наил хәзрәт Әбелханов турында җылы сүзләр әйтелде. Ул кыска вакыт эчендә мөхтәсибәттә эшчәнлекне җайга салып, дин әһелләре һәм норлатлылар белән уртак тел табып, район халкы файдасына күп хезмәт кылырга өлгерде. Наил хәзрәт мөхтәсиб булып хезмәт иткәндә 2019нчы елда Норлат мөхтәсибәтендә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәге ачылды һәм анда тулы куәтенә уку-укыту, мәгариф, тәрбия, хәйрия эшчәнлеге киң җәелдерелде. Норлат мөхтәсибәтендә яңа туган балалары булган гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән “Бәхетле бала” акциясе, яшүсмерләр арасында төрледән-төрле спорт ярышлары, шәмаилләр күргәзмәсе, Мәгариф үзәгендә татар теле, логопед дәресләре, Коръән бәйгеләре, мохтаҗларны ашату, киемнәр тарату чаралары оештырылды. Равил хәзрәт әлеге башлангычларны дәвам итүдә яңа мөхтәсиб Ирек хәзрәт Сәйфуллинга уңышлар теләде. Наил хәзрәт Әбелхановка исә Татарстан мөфтиятеннән һәм район хакимиятеннән рәхмәт хатлары тапшырылды.

Ирек Хәбибулла улы Сәйфуллин 1973нче елның 26нчы маенда Аксубай районы Иске Ибрай авылында туган. 1991нче елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, авылдашы, күренекле дин әһеле Габделхак хәзрәт Саматовка барып Казанның Кабан арты мәчете мәдрәсәсендә ике ел белем ала. 1992-1995нче елларда Мәдинә шәһәре Ислам университетында укый. 1997-1998нче елда Түбән Кама Үзәк мәчетендә мөәзин һәм мөгаллим, 1999-2006нчы елларда Самара шәһәрендә мөәзин, имам-хатыйб булып эшли, 2007нче елдан Норлат шәһәренең “Әфзалетдин” мәчетендә имам-хатыйб вазифаларын башкара. Татар, рус, гарәп телләрендә иркен аралаша. Өйләнгән, өч баласы бар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана