Биектау районының Айбаш авылында мәчетне торгызу өчен проект-смета документларын әзерләү башланды

15 ноябрь 2022 ел 17:42
Биектау районының Айбаш авылында мәчетне торгызу өчен проект-смета документларын әзерләү башланды

Бүген, 15 ноябрьдә, Биектау районының Айбаш авылында тарихи мәчетне торгызу мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмә булды. Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитет рәисе Иван Гущин җитәкчелегендәге җыелышта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Татарстан Республикасы вакфы» фонды генераль директоры Фирдүс Галиуллин, Биектау районы имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, җирле район хакимияте вәкилләре, мәхәллә кешеләре һәм башкалар катнашты.

Киңәшмә мәчет һәм аның территориясен карап чыгудан башланды. Аннары мәхәллә әгъзаларының фикерләре тыңланды. Алар реставрация эшләре алып барган вакытка мәчетне ябарга ризалык белдерде.

Экспертлар мәчетне тыштан карады һәм аның авария хәлендә булуын раслады. Манараны терәтеп торган йөз еллык агач терәүләрнең берсе явым-төшемнәр аркасында черегән һәм кыйшайган, нәтиҗәдә, көчле җил чыккач, җимерелеп тә төшкән.

- Агачтан булган архитектура объектларына вакыт һәм начар һава торышы нык тәэсир итә, - дип билгеләп үтте Иван Николаевич. - Бу мәчетне күптән ныгытырга һәм реставрацияләргә кирәк иде. Без, манараны явым-төшемнән каплап, кабат тикшеренүләр ясыйбыз. Мәчетне тышлаган такталарны сүтәргә кирәк булачак, чөнки бик күп бүрәнәләрне алмаштырырга кирәклеге күренә. Ике атна эчендә нинди эшләр башкарырга кирәклеген тулысынча  аңлап булачак һәм юл картасы әзерләнәчәк. Бүген күргәннәремнән чыгып, шуны әйтә алам: түбәне - тулысынча алыштырырга, манараны яңадан куярга кирәк булачак. Мәчетнең зурлыгын исәпкә алып, без аны бер ел эчендә генә реставрацияләп өлгермибез. Төзекләндерү эшләре ике елга сузылыр дип уйлыйм.

Шулай итеп, бүгенге киңәшмә нәтиҗәләре буенча мәчетне торгызу өчен проект-смета документларын әзерләү һәм явым-төшем үтеп кермәсен өчен манараның зыян күргән өлешен вакытлыча ябып тору турында карар кабул ителде. Алга таба бина тикшеренүләр алып бару һәм реконструкция өчен ябылачак. Эшне башкарып чыгу өчен якынча 2 ел вакыт кирәк булачак. Моннан тыш, хәзер җирле хакимият авылда намазларны уздыру өчен урын сайлау мөмкинлекләрен өйрәнә.

Айбаш авылы мәчете – төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты. XX гасыр башында тузган хәлгә килгән элеккеге – 1864 нче елда төзелгән урынында торгызылган. Аның бурасы нарат бүрәнәләреннән тора һәм ул горизонталь такталар белән тышланган. Ул анфилад заллары һәм түбә үзәгендә манарасы булган мәчет төренә карый. Сигез кырлы манара өч ярустан тора, манарага ай куелган, ул “алма” өстендә утыра. Әлеге бина XX гасыр башы татар авылы мәдәни архитектурасының типик үрнәге булып тора.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана