Нәзарәттә Мөселманнарга психологик ярдәм күрсәтү ассоциациясе җитәкчеләре белән ачык очрашу узачак

16 ноябрь 2022 ел 13:24
Нәзарәттә Мөселманнарга психологик ярдәм күрсәтү ассоциациясе җитәкчеләре белән ачык очрашу узачак

19 ноябрьдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте бинасында Мөселманнарга психологик ярдәм күрсәтү ассоциациясе җитәкчеләре белән ачык очрашу узачак. Очрашуның темасы “Мөселманнарга психология кирәкме?” дип атала. Фикер алышуга “Психология мөселманга ничек ярдәм итә ала?”, “Психология һәм ислам бер-берсенә туры киләме?”, “Гаилә психологиясе - хуплаучылар һәм каршы чыгучылар”, “Психология һәм суфичылык” кебек сораулар чыгарыла.

Очрашу Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге башлыгы Әхмәд хәзрәт Әбу Яхья булачак. Спикерлар - Россиянең танылган психологлары - педагогика фәннәре кандидаты, доцент, Мөселманнарга психологик ярдәм күрсәтү ассоциациясе идарәсе рәисе Ольга Павлова; «АИША» Халыкара хатын-кызлар клубы җитәкчесе, Мөселманнарга психологик ярдәм ассоциациясе идарәсе әгъзасы, Бөтенроссия мөселманнарга ярдәм кайнар линиясе координаторы Мәрьям Бариева; «Умеренность и созидание» үзәге директоры, «АИША» Халыкара хатын-кызлар академиясе ректоры, Мөселманнарга психологик ярдәм күрсәтү ассоциациясенең ведомство учреждениеләре белән эшләү буенча вәкиле Сергей Зязин.

Психологлар белән очрашу 19 ноябрьдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә (Тукай 38), конференц-залда (3 кат) узачак. Кичке сәгать җиденче яртыда (18:30) башлана. Керү ирекле.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана