Мөфти Камил хәзрәт Красноярск крае мөселманнары делегациясе белән очрашты

16 ноябрь 2022 ел 13:35
Мөфти Камил хәзрәт Красноярск крае мөселманнары делегациясе белән очрашты

Бүген, Рабигыль-ахир аеның 21нче көнендә (16нчы ноябрьдә), Татарстан мөфтиятендә Красноярск крае имам-мөхтәсибе Рафаэль хәзрәт Миндубаев, Красноярск крае мөфтияте имамы Мөхәммәд хәзрәт Магомедов, Красноярск крае мөфтие ярдәмчесе, имам Рушан хәзрәт Сәлахетдинов булды. Мөхтәрәм кунакларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды.

Кунаклар Красноярск крае мөфтие Гаяз хәзрәт Фаткуллинның сәламнәрен тапшырдылар һәм киләчәктә хезмәттәшлек алып бару юллары хакында әңгәмә кордылар.

Камил хәзрәт кунакларны Нәзарәтнең киңкырлы эшчәнлеге белән таныштырып, “Хозур” нәшриятының казанышлары турында сөйләде, аерым алганда имамнарның, шул исәптән төрмәләр белән эшләүче дин әһелләре, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм нәзарәт арасында Килешү нигезендә хезмәттәшлек алып бару юллары, Нәзарәт карамагында эшләүче “Хәләл” стандарты комитетының эшчәнлеге һәм өстенлекләре, дәгъват очрашулары, Казыйлар шурасы тарафыннан карала торган сораулар, ислам белгечләрен һәм хафизларны әзерләү һ.б. белән таныштырып узды. Очрашуда шулай ук мобилизацияләнгән дин кардәшләргә ярдәм күрсәтү, ислам гыйлемен тарату, яшь буынга рухи кыйммәтләрне җиткерү буенча актуаль мәсьәләләр күтәрелде. Очрашу истәлеге итеп Камил хәзрәт имам-хатыйблар эшчәнлегендә зур ярдәмлек булган “Хозур” нәшрияты басмаларын бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана