Россиядә беренче тапкыр Мәрҗани һәм башка татар дин галимнәре хезмәтләре рус теленә тәрҗемә ителде

14 декабрь 2022 ел 14:37
Россиядә беренче тапкыр Мәрҗани һәм башка татар дин галимнәре хезмәтләре рус теленә тәрҗемә ителде

Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә татар дини-илаһият мирасының рус теленә тәрҗемәләрен һәм репринт басмаларын тәкъдим итү чарасы булып узды. Журналистларга алар хакында абруйлы хәзрәтләр сөйләде: Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин – Татарстан мөфтие урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры, Ислам мәгарифе буенча совет рәисе, сәясәт фәннәре докторы; Ришат Әхтәм улы Хәмидуллин – Татарстан мөфтие урынбасары, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты директоры; Сәид хәзрәт Шаһавиев – КИУның дини дисциплиналар кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты, фәнни мөхәррир; Габдулла хәзрәт Әдһәмов – КИУның гарәп теле һәм гуманитар фәннәр кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты, фәнни мөхәррир.

Фундаменталь әсәрләр беренче тапкыр рус теленә тәрҗемә ителде, ә димәк, рус телле укучылар хәзер алар белән таныша алачак һәм революциягә кадәрге татар дин галимнәренең фәнни казанышларын бәяли алачак. Уналты хезмәт – репринт басмалар һәм тәрҗемәләр  – Россия ислам институтында һәм "Хозур" нәшрият йортында Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу чаралары кысаларында әзерләнде һәм бастырылды. 

Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләрен рус теленә тәрҗемә итү Россия ислам институты белгечләре тарафыннан башкарылды. Китаплар ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Россия ислам институты катнашында 2005нче елдан чыгып килгән Татар дини фикере антологиясен тулыландыра. Тәрҗемә ителгән хезмәтләр - өчәү:

-  “Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр” (“Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар”). Ике өлештән торган китап – Мәрҗаниның танылган тарихи трактаты. Бу хезмәттә кайбер төрки дәүләтләр (Идел буе Болгарстаны, Хәзәр, Алтын Урда һ.б.) тарихы анализлана, татар халкының этногенез процессы тасвирлана. Икенче томда автор Оренбург дини җыелышының, мәчетләрнең тарихын, шулай ук танылган татар дин әһелләренең һәм имамнарының биографиясен яза. Әлеге саллы трактат борынгы заманнардан бирле татар халкы тарихы турында иң ышанычлы чыганак булып санала. Шунысы игътибарга лаек: бу Мәрҗанинең иске татар телендә язылган бердәнбер хезмәте. Ул беренче тапкыр тулысынча рус теленә тәрҗемә ителде.

- “Ата-бабаларга тугрылык һәм алдагы буыннарга сәлам” биобиблиографик сүзлегенә кереш (“Мөкаддимәт китаб вәфийәт әл-әслаф вә тәхийәт әл-әхлаф”). Зур “Вәфийәт әл-әслаф...” биобиблиографик сүзлегенә кереш буларак, бу китап укучыны гарәп-мөселман цивилизациясе дөньясына алып кереп китә. Китап башында Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ тормышы турында сөйләнә, аннан соң автор ислам тарихы терминологиясен, Ислам белеменең төрләрен һәм категорияләрен, мөселман галимнәренең дәрәҗәләрен аңлата, Ислам дөньясы хакимнәре нәселләрен, дөнья тарихы белән бәйле кайбер мөһим вакыйгаларны санап чыга.

- “Ата-бабаларга тугрылык һәм алдагы буыннарга сәлам” (“Вәфийәт әл-әслаф вә тәхийәт әл-әхлаф”) – Шиһабетдин Мәрҗанинең иң  күләмле әсәре. 7 томлы библиографик кулъязма сүзлек, ул мөселман көнчыгышының һәм татар халкының VII-XIX гасырларда яшәп иҗат иткән 6057 галимнең, язучының, философның һәм иҗтимагый–сәяси эшлеклеләрнең биографияләрен туплаган. Хезмәтнең 1 томы, татар дин әһелләре турындагы мәгълүмат сайлап алынып, тәрҗемә ителде.

Әлеге әсәрләр танылган татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗаниның иң танылган хезмәтләреннән санала. Ул үзенең фәнни эзләнүләрен күбесенчә гарәп телендә язган. Рус телле укучылар алар белән беренче тапкыр таныша һәм алар турында фикер йөртә алачак.

Татарстан мөфтиятенең «Хозур» нәшрият йортында татар һәм классик дини мираска караган тагын 12 хезмәт тәрҗемә ителде һәм репринт рәвешендә басылып чыкты. Шул исәптән рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрләр:

– Муса Җаруллаһ Рустуфдуни (Бигиев). «Тарих әл-Коръән вә ль-Мәсахиф».

- Мөхәммәд-Закир Чистави (Камалов). «Табсырат әл-Мөршидин».

- Әбү Ләйс Сәмәрканди. «Тәнбих әл-Гафилин», т.1.

- Әбү Ләйс Сәмәрканди. «Тәнбих әл-Гафилин», т.2.

Репринт басмалар арасында - Коръән «Казан басмасы», 1803 ел.; Шәйхел-Ислам бин ӘсәдуЛлаһ әл-Хәмиди. «Мәкаләт әл-Бүләга», т.1.; Шәйхел-Ислам бин ӘсәдуЛлаһ әл-Хәмиди. «Мәкаләт әл-Бүләга», т.2.; Кывам-карый Зөлфәкарый. «Мәүлид ән-Нәби хакында бер-ике сүз» (Галимҗан Барудиның кереш сүзе белән); Коддус Абдрахманов. «Әхлак».; Атаулла Убәйдуллин. «Мөкаддимә ли ибни әл-Җәзари» тәрҗемәсе.; Зариф Әмирхан. «Әхәдис нәбавия».; Әбу Җафар әт-Тәхави. «Бәян әс-Сөннәт».

Барлык репринт басмаларның оригиналлары Darul-Kutub.com электрон китапханәсе фондында бушлай файдалану, уку һәм күчереп алу өчен урнаштырылган, ул цифрлаштырылган борынгы дин гыйлеме хезмәтләреннән татар, иске татар һәм гарәп телләрендәге 1806 томны үз эченә ала. 2022нче елда фонд 237 китапка тулыланды.

Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Шиһабетдин Мәрҗани – ислам дөньясында иң билгеле шәхесләрнең берсе. «Ул Ислам дини фикеренә бик зур өлеш керткән Россия дин белгечләреннән санала. Бүген дөньяда ислам хокукы мәсьәләләре белән шөгыльләнүчеләр арасында, асылда, аның хезмәтләрен белмәгән һәм аларга сылтама ясамаган, аның хезмәтләрен өстәл китаплары итеп файдаланмаган дин галимнәре юк диярлек", – диде Р.Мөхәммәтшин. Рәфикъ хәзрәт сүзләренчә, Мәрҗани фәнни тикшеренүләр методологиясен эшләп чыгарган һәм ул бүгенге көнгә кадәр актуаль санала.

КИУның дини дисциплиналар кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты, фәнни мөхәррир Сәид хәзрәт Шаһавиев сүзләренә караганда, Ш.Мәрҗани – бик тирән фикерли торган галим һәм, беренче чиратта, аның мирасы киң җәмәгатьчелеккә түгел, ә галимнәргә юнәлтелгән. “Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр” (“Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар”) хезмәтенә килгәндә, ул аны үз халкына бүләк иткән дип әйтергә мөмкин. Бу аның татар телендә язылган бердәнбер әсәре, бүтән китаплары гарәп телендә һәм дөнья күләмендәге гарәп телле галимнәр өчен язылган. Һәм ул күтәрә торган проблемалар нигездә галимнәргә, дин һәм фәлсәфә тоташкан катлаулы мәсьәләләрне өйрәнүче дин галимнәренә, теологларга кызыклы. Шуңа да карамастан, аның мирасын без ислам һәм татар дин гыйлеме белән кызыксынган кешеләргә, татар галимнәренең ислам илаһият фәненә нинди өлеш керткәннәрен белергә теләүчеләргә адреслый алабыз”, – диде Сәид хәзрәт. Ул шулай ук Мәрҗанинең Хәнәфи мәзһәбе мәктәбенә, төгәлрәк итеп әйткәндә, Хәнәфи мәзһәбе методологиясенә “табакат” мәсьәләләрендә зур өлеш кертүен дә атады. “Табакат” ул – Хәнәфи мәзһәбенең мөселман галимнәре дәрәҗәләре.

КИУның гарәп теле һәм гуманитар фәннәр кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты, фәнни мөхәррир Габдулла хәзрәт Әдһәмов Шиһабетдин Мәрҗанинең “Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр” (“Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар”) һәм Муса Бигиевның «Тарих әл-Коръән вә ль-Мәсахиф» хезмәтләрен тәрҗемә итү турында сөйләде. Бу хезмәтләрне тәрҗемә итүгә 3 ел вакыт киткән. Әсәрләр рус теленә тәрҗемә ителеп кенә калмаган, аңлатмалар да бирелгән.

Татарстан мөфтие урынбасары, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин сүзләренә караганда, татар дини-илаһият мирасын бастырып чыгару мәсьәләсе күптән өлгереп җиткән һәм Нәзарәт бу юнәлештәге эшне алга таба да дәвам итәчәк. “Татар дин галимнәре хезмәтләрен бөтен дөньяда беләләр һәм өйрәнәләр. Кызганычка каршы, бездән дә яхшырак та”, - диде Р.Хәмидуллин һәм “Хозур”  нәшрият йортында татарлар арасында 18-19 гасырларда киң таралган хезмәтләрнең кабат бастырылуы һәм тәрҗемә ителүен сөйләде. «Агымдагы елда Россиянең китап базарында 200гә якын мөселман китабы басылып чыкты. Аларның татар дини мирасына караганнары бик аз. Шуңа күрә мин китап сөючеләрне, яшь галимнәрне, дини мирас белән шөгыльләнүче студентларны хезмәттәшлеккә  чакырам. Ягъни без бу эшне көчәйтергә һәм ахыр чиктә бергәләп гамәлгә ашырырга телибез», - диде Ришат Хәмидуллин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана