“Һәрбер мөселман кешесенең өстәл китабы булырга лаек”: Казанда “Иман” үзәгендә Г.Барудиның хәдисләр җыентыгы тәкъдим ителде

17 декабрь 2022 ел 14:40
“Һәрбер мөселман кешесенең өстәл китабы булырга лаек”: Казанда “Иман” үзәгендә Г.Барудиның хәдисләр җыентыгы тәкъдим ителде

Бүген, Жүмәдәл-әүвәл аеның 23нче көнендә (17нче декабрьдә), “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәге оешуның 3 еллыгы билгеләп үтелде. Кичәне Татарстан Республикасының “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәге” төбәк хәйрия иҗтимагый оешмасы оештырды.

Апанай мәчете имам-хатыйбы, “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров, каләм ияләре белән әңгәмә барышында “Иман” үзәге татар халкының ислам дине һәм гореф-гадәтләре белән бәйле бай рухи мирасын өйрәнү өчен булдырылуын билгеләп үтте.

Әлеге чара барышында Апанай мәдрәсәсе директоры Әхмәт хәзрәт Сабиров кунакларны «Иман» үзәгенең 3 еллык эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Шулай ук җәмәгатьчелеккә татар дин галиме Галимҗан хәзрәт Барудиның “Бер-бер артлы килүче кырыгар хәдисләрдән торган икенче китап" дип аталган китабы тәкъдим ителде. Апанай мәчете имам-хатыйбы, “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров бу китапны гарәп теленнән хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемә иткән һәм кайбер хәдисләргә аңлатмалар биргән. Нияз хәзрәт әлеге хезмәттә Г.Баруди имам Бохари, имам Мөслим һәм имам Мәлик кебек зур галимнәрнең китапларыннан 100дән артык хәдис туплаганын, алар һәр мөселман өчен кирәкле, мөһим булган, бик тә эчтәлекле, җиңел аңлаешлы хәдисләр, дип билгеләде. Галимҗан хәзрәт Баруди үзенең җыентыгында шулай ук бу хәдисләрне риваять иткән сәхабәләр турында да мәгълүматлар китерә. Хәдисләр яхшырак аңлашылсын өчен, Нияз хәзрәт, төрле чыганакларга таянып, автор аңлатмаларын үзеннән өстәп тә тулыландырган. “Китап җиңел укыла, ул һәр мөселманның өстәл китабы булырга лаеклы хезмәт”, – дип белдерде Апанай мәчете имам-хатыйбы.

Билгеле булганча, Г.Барудиның беренче хәдисләр китабы 15нче февральдә “Татар дин галимнәренең Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мирасын саклауга һәм өйрәнүгә керткән өлеше” дип исемләнгән республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә тәкъдим ителде. Киләчәктә – дин галименең өченче хәдисләр китабын нәшер итү көтелә.

Казанның баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм республикабызның барлык дин әһелләре исеменнән сәламләп, Нияз хәзрәт Сабировның хәдисләр җыентыгын тәрҗемә итү эшчәнлеген югары бәяләде, ул аны үзенең академик һәм дини белеме кулланып башкарып чыгуын әйтте. Катнашучыларны шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов, Казан шәһәре Башкарма комитетының «Иске шәһәр» территориясе префекты вазифаларын башкаручы Нияз Усманов сәламләде. Әдәбият галиме Фоат Галимуллин билгеләп үткәнчә, Нияз хәзрәт Сабиров зур эш башкарган һәм ул дөньяви уку йортлары педагоглары өчен дә кыйммәтле хезмәт, чөнки үз вакытында Галимҗан Баруди педагогик һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге белән шөгыльләнгән, аның укыту методлары хәзер дә актуальлеген югалтмаган.

Тантана вакытында Апанай мәдрәсәсе шәкертләренә сертификатлар да тапшырылды. Коръәннән 18 җүзне ятлаганы өчен “Татар хафизы” проекты кысаларында Тимур Алашаев Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшит хәзрәт Фәизов кулыннан сертификат һәм бүләк алды. Әлеге чара “Апанай апайлары” төркеменең иҗади чыгышы белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана