Игътибар: аккредитация! “Ярдәм” хәйрия фонды ММЧларны 2022 елга йомгак ясаучы матбугат очрашуына чакыра

19 декабрь 2022 ел 10:34
Игътибар: аккредитация! “Ярдәм” хәйрия фонды ММЧларны 2022 елга йомгак ясаучы матбугат очрашуына чакыра

21 декабрьдә 17:30да (кичке сәгать алтынчы яртыда) “Ярдәм – Помощь” Гомуммилли хәйрия фонды комплексында 2022 елда алып барылган эшчәнлеккә нәтиҗә ясаучы матбугат очрашуы уза. Брифинг вакытында фонд җитәкчеләре ел дәвамында тормышка ашырылган проектлар турында сөйләячәк, төп казанышларны билгеләп үтәчәк, шулай ук 2023 елга планнар белән уртаклашачак. 

2022 елда фонд тарафыннан уңышлы тормышка ашырылган проектлар арасында “Дан” күпфункцияле инклюзив спорт комплексын эшләтеп җибәрү; “Бер-беребезгә ярдәм итик” һәм “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” тернәкләндерү курсларын уздыру; Левченко бистәсендә “Сөләйман” мәчетен һәм фонд комплексы территориясендә социаль ашханә төзү; мобилизацияләнгән сугышчыларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән “Батырлык-Мужество” акциясе; фонд карамагындагы типографиядә  “Калям Шариф. Перевод смыслов” басмасын Луи Брайль системасы буенча бастыру да бар. 

Спикерлар: 
-    “Ярдәм – Помощь” Гомуммилли хәйрия фонды Советы рәисе, Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Баязитов Илдар хәзрәт;
-    “Ярдәм – Помощь” Гомуммилли хәйрия фонды президенты Исмәгыйлев Илһам Фәтхирахман улы;
-    “Ярдәм – Помощь” Гомуммилли хәйрия фонды вице-президенты – тернәкләндерү үзәге директоры, Казан шәһәр Думасы депутаты Гыйльметдинова Мәликә Рәфкать кызы;
-    “Ярдәм – Помощь” Гомуммилли хәйрия фондының күрмәүче белгече Мингәрәев Фәнис Рәис улы. 

Әлеге чарада катнашу өчен ММЧ вәкилләре чакырыла. Аккредитацияне + 7 (917) 928-89-78 телефоны аша узарга мөмкин. “Ярдәм – Помощь” гомуммилли хәйрия фонды матбугат секретаре Ләйсән Сафина. 

Матбугат очрашуын уздыру урыны: Казан ш., Серов ур., 4А й., “Ярдәм – Помощь» гомуммилли хәйрия фонды чатыры. Башлана: 17:30 сәгатьтә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана