“Ярдәм” хәйрия фонды 2022 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарды

22 декабрь 2022 ел 11:36
“Ярдәм” хәйрия фонды 2022 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарды

21нче декабрьдә “Ярдәм-Помощь” Гомуммилли хәйрия фонды журналистларны һәм мәгълүмати партнерларны 2022нче елда алып барылган социаль эшчәнлеккә йомгак ясау һәм киләчәккә планнар белән уртаклашу өчен җыйды. Бу уңайдан узган матбугат конференциясендә шулай ук төрле ведомство һәм структура вәкилләре катнашты.

Кунаклар алдында Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, “Ярдам-Помощь” Гомуммилли хәйрия фонды Советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов, “Ярдәм-Помощь” Гомуммилли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, “Ярдәм-Помощь” Гомуммилли хәйрия фонды вице-президенты – тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова һәм башкалар чыгыш ясады.

Илдар хәзрәт Баязитов, ел нәтиҗәләре турында сөйләп, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга фондның социаль проектларына ярдәм иткәне өчен рәхмәтен белдерде.

Әйтик, 2022нче елда Фонд уникаль басма – “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә”не Луи Брайль системасы буенча (ул БДБ илләрендә бердәнбер тәҗрибә булып кала бирә) бастыра башлады. Нигез итеп Татарстан мөфтияте тарафыннан әзерләнгән Коръәннең мәгънәви тәрҗемәсе алынды. Ә “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә”нең Брайль версиясе “Ярдам-Помощь” Гомуммилли хәйрия фондының күрмәүче белгечләре тарафыннан ел ярым дәвамында әзерләнде. Бу юнәлешне башлап җибәрү кысаларында дөньякүләм танылган Мири гарәб мәдрәсәсендә (Бохара) махсус презентация үткәрелде.

Шулай ук ел йомгакларына багышланган чарада фонд җитәкчелеге Казанның Левченко бистәсендә “Сөләйман” мәчетен төзү буенча башкарылган эшләр турында сөйләп үтте. Бүгенге көндә бинага гөмбәз урнаштырылган (бу уңайдан тантана быел сентябрь аенда үтте), тәрәзәләр куелган, хәзерге вакытта эчке эшләр алып барыла һәм төзелеш барышы ахырына якынлаша. Шунысы игътибарга лаек, мәчеттә малайлар өчен пансионат урнашачак. Киләчәктә фонд планнарында шулай ук коляскалы инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәген ачу да бар.

Матбугат конференциясе барышында “Дан” спорткомплексы турында да сөйләп уздылар, ул 2022нче елда ачылган иде. Спорткомплекс мөмкинлекләре чикле булучыларга да, сәламәт кешеләргә дә ярышларга әзерләнү мөмкинлеге бирә. 1300дән артык кв.м. мәйданда күпфункцияле уен кыры, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсус фитнес-зал, сәламәт кешеләр өчен фитнес-зал, сауна, ЭМС-тренировкалар кабинеты, массаж һәм башкалар бар.

Фондның тагын бер яңа һәм әһәмиятле башлангычы – социаль ашханә, ул агымдагы елның октябрендә фонд комплексы территориясендә көндәлек туклануга мохтаҗ кешеләрне ашату максатыннан төзелә башлады (“Дорога жизни” акциясе).

“Ярдәм-Помощь” тернәкләндерү үзәгенең төп юнәлеше булып ике проектны гамәлгә ашыру кала бирә, болар: “Бер-беребезгә булышыйк” (программа коляскалы инвалидларны, терәк-хәрәкәт аппараты авырулары булган инвалидларны һәм ДЦП диагнозы булган инвалидларны социаль адаптацияләүгә юнәлтелгән) һәм “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” (күрү сәләтен югалткан кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту максатыннан тормышка ашырыла). 2022нче елда әлеге программалар кысаларында 200дән артык кеше тернәкләндерү курслары узды.

Моннан тыш, өлешчә мобилизация башлангач, фонд мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләрен азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән “Батырлык-Мужество” акциясен оештырды. Әйтергә кирәк, мобилизацияләнгән солдатларның 687 гаиләсе “Ярдәм-Помощь” фондыннан азык-төлек ярдәме алды. Акча җыю дәвам итә. Тапшырылган медикаментларның суммасы тулаем алганда 180 мең сумны, ә кием-салым һәм аяк киеме бәяләре – 336 мең сумны тәшкил итә.

Чара барышында шулай ук Фонд эшчәнлеген яктыртуда актив катнашучы массакүләм мәгълүмат чараларын һәм матбугат хезмәте вәкилләрен бүләкләү булып узды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана