Казан мәдрәсәсендә дин галиме Габденнасыйр Курсавиның язма мирасын һәм мәчетен торгызу хакында сөйләштеләр

23 декабрь 2022 ел 15:09
Казан мәдрәсәсендә дин галиме Габденнасыйр Курсавиның язма мирасын һәм мәчетен торгызу хакында сөйләштеләр

Жүмәдәл-әүвәл аеның 29нчы көнендә (23нче декабрьдә) Казанда “Габденнасыйр Курсави: мирасын өйрәнү, барлау һәм саклау” темасына “түгәрәк өстәл” утырышы узды. Аны Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә һәм “Безнең мирас” журналы редакциясе оештырды. Әлеге чарада күренекле галимнәр, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, мәдрәсә шәкертләре катнашты. Мәшһүр дин әһеле, галимнең иҗатын өйрәнеп, барлап, халыкка кайтару буенча башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар хакында сөйләшүгә багышланган очрашуда Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, тарихчы Индус Таһиров, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев, драматург Данил Салихов, төбәк тарихын өйрәнүче, архив белгече Таһир Габдрахманов, шәригать белгече Габдулла Әдһәмов, яшь тарихчы Ленар Гобәйдуллин, эшмәкәр, Югары Курса авылында тарихи мәчетне торгызучы Вәдүт хаҗи Вафин сөйләп үтте. Очрашуны “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон алып барды.

Барлык катнашучыларны сәламләп, Ильяс хәзрәт Җиһаншин мәдрәсәдә даими рәвештә татар дин галимнәрен өйрәнүгә багышланган “түгәрәк өстәлләр” оештырылуын, күренекле дин галиме Габденнасыйр Курсавиның исеме күләгәдә калуын, аның хезмәтләрен һәм хезмәт кылган мәчет бинасын торгызуның, мәдрәсә шәкертләре белән галимнең тууына 250 ел тулуга әзерлекне башлап җибәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Хәзерге вакытта Арча районы Югары Курса авылында Габденнасыйр Курсави хәзрәтләре имамлык иткән мәчет бинасын төзекләндерү эшләре дәвам итә: түбә, тәрәзәләр алыштырылды, манара, ай куелды, әйләнә-тирәне төзекләндерү эшләре башланды. Бинаны төзекләндерүгә 2022нче елның март аенда керештеләр. Тарихи бинаны төзекләндерү эшләрен 2023нче елның язына төгәлләү көтелә.

Очрашуда күренекле шәхесләрнең иҗатын өйрәнүнең әһәмиятен билгеләп, шагыйрь Ләбиб Лерон Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә белән бергәлектә Габденнасыйр Курсавины өйрәнү эше алып барылуын билгеләп үтте. Ул 2026нчы елда тууына 250 ел тулу билгеләп үтеләчәк Габденнасыйр Курсавиның Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин кебек галимнәрнең остазы булуын, дин әһеле эшләгән мәчет бинасына быелның декабрендә ай куелуны зур вакыйга буларак бәяләп, Курсави шәхесен тирәнтен өйрәнеп, хезмәтләрен, тикшеренүләрен туплап бер җыентык бастыру фикерләрен җиткерде. Алга таба музей булдыру, биографиясе, иҗаты буенча билгесез фактларны ачыклау, Төркиядә җирләнүен истә тотып, каберен эзләп табу мәсьәләләрен күтәрде. Таһир Габдрахманов Курсавиның нәсел шәҗәрәсен төзү, ә Ленар Гобәйдуллин Югары Курса авылының рухи тормышы һәм Г.Курсавига бәйле шәхесләрнең тормыш юлларын өйрәнү турында сөйләп үтте.

“Түгәрәк өстәл” утырышында катнашучы галимнәр өч төп сорау буенча фикер алышты: Г.Курсавиның язма мирасын һәм кулъязмаларын өйрәнү һәм халыкка җиткерү; Арча районы Югары Курса авылында урнашкан борынгы мәчет бинасын торгызу; Курсавиның истәлегенә багышлап фәнни-гамәли конференция оештыру.

Утырыш нәтиҗәләре буенча, мәгърифәтче Габденнасыйр Курсави һәм башка Курсавиларның фәнни-мәгърифәти эшчәнлеген өйрәнүне дәвам итү, фәнни хезмәтләрен яшь буында популярлаштыру, Югары Курса авылында китапханә-музей булдыру, ачу эшендә мөмкин булганча ярдәм итү, чыганаклар туплау, фәнни өйрәнү эшен дәвам итү, бу хакта фәнни-популяр китап нәшер итү хакында резолюция кабул ителде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана