2022нче елда Татарстан мөфтияте 170 авыру кешегә дәвалау өчен акча түләде

26 декабрь 2022 ел 09:17
2022нче елда Татарстан мөфтияте 170 авыру кешегә дәвалау өчен акча түләде

2022нче елда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте социаль юнәлештәге эшчәнлекне дәвам итте һәм халыкның мохтаҗ катламнарына ярдәм күрсәтү өчен мөһим башлангычларны актив рәвештә тормышка ашырды. Хәйрия проектлары Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды һәм мөхтәсибәтләр тарафыннан өч төп юнәлеш – авыруларга дәвалану өчен финанс ярдәм күрсәтү, мохтаҗларны азык-төлек белән тәэмин итү һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрне социаль яктан яклау буенча гамәлгә ашырылды.

2022нче елда Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды җәлеп ителгән акчалар ярдәмендә 170 авыру кешенең (аларның күпчелеге балалар) тернәкләндерү курслары һәм техник чаралар сатып алу өчен чыгымнарын каплады. Шунысы игътибарга лаек: фондның авыруларга ярдәмне аеруча Рамазан аенда актив күрсәтергә мөмкинлеге арта – мисал өчен, быел “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе кысаларында 40 кешене (шуның 20се авыру балалар) дәвалау өчен акча җибәрелде. Моннан тыш, шул ук хәйрия марафоны нәтиҗәләре буенча мохтаҗларга 1,4 млн. сум күләмендә фитр һәм фидия сәдакасы җыелды һәм тапшырылды. Марафон кысаларында “Зәкят” хәйрия фонды шулай ук 34 махсус хәйрия ифтары уздырды, аларда бөтен республикадан 3725 мохтаҗ авыз ачты. Барлыгы исә Татарстан мәчетләрендә Рамазан аенда 780 000 кеше катнашында ифтарлар узды.

“Зәкят” хәйрия фондының тагын бер мөһим проекты – фонд карамагында тәрбияләнүчеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән “Хәят” гаилә үзәге. Үзәк эшчәнлегенең максаты – социаль яклауга мохтаҗ булганнарга, шул исәптән “үзенчәлекле” балалар тәрбияләүче гаиләләр һәм азкеремле, күп балалы гаиләләр өчен дәресләр оештыру. Шулай итеп, гаиләләр психологик, рухи ярдәм алалар, психология, физик тәрбия, ком терапиясе, социаль-көнкүреш юнәлеше буенча дәресләргә йөриләр. Үзәктә дәресләр бушлай үткәрелә. 2022нче елда 981 дәрес үткәрелде, аларга 300дән артык мохтаҗ гаилә йөрде.

Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан 2022нче елда азык-төлекләтә ярдәм 2000нән артык гаиләгә күрсәтелде. Корбан ите, азык-төлек җыелмалары һәм гошер сәдакасы азкеремле, физик мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче, тулы булмаган гаиләләр һәм өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә тапшырылды. Рамазан ае һәм Корбан гаете чорында 1050 азкеремле гаилә барлыгы 3,5 тонна күләмендә азык-төлек җыелмалары һәм 4 тонна корбан ите алды. Бу төр ярдәмнең тагын бер юнәлеше – гошер җыеп тарату. Мохтаҗлар файдасына республика мәчетләре тырышлыгы белән рекордлы күләмдә 1377,34 тонна яшелчә җыелды һәм тапшырылды. Казанда бер “Зәкят” хәйрия фонды гына да әлеге кампания кысаларында 600дән артык азкеремле гаиләне 18 тонна гошер сәдакасы белән тәэмин итте. Моннан тыш, ел дәвамында “Зәкят” фондыннан 800гә якын гаиләгә 5 тонна күләмендә азык-төлек җыелмалары бирелде.

2022 елда “Зәкят” хәйрия фондының даими хәйрия ашларында йортсыз-җирсез, физик мөмкинлекләре чикләнгән, өлкән яшьтәге ялгыз 3500гә якын кешегә кайнар ашлар өләшенде. Агымдагы елда 2230 кеше сезонлы кием-салым һәм аяк киеме белән тәэмин ителде.

Узып баручы елда нәзарәтнең тагын бер социаль юнәлеше булып өлешчә мобилизациягә чакырылган мөселман солдатларына ярдәм күрсәтү тора. Мобилизация башлану белән Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды акча җыюны игълан итте һәм Татарстан мөхтәсибәтләре ярдәме белән барлыгы 8 млн сум акча җәлеп итте. Әлеге акчаларга республика сугышчыларына хәрби кырларда кирәк булачак әйберләр сатып алынды. Шул исәптә: 14 000 данә хәләл тушенка, 40 комплект хәрби обмундирование (шлемнар, бронежилетлар, бронеплитәләр, кан агуны туктатучы жгут-турникетлар), 14 комплект хәрби кием (кышкы аяк киемнәре, эчке термокием, балаклава, перчатка, оекбашлар, хәрби келәмнәр), медикаментлар һәм шәхси гигиена әйберләреннән торган 14 җыелма. Киемнәр хәрби шартларны, һава шартларын һәм солдатларның үтенечләрен истә тотып сатып алынды.

Ел дәвамында “Зәкят” хәйрия фонды шулай ук Россиягә күчеп китәргә мәҗбүр булган Донбасс качакларына гуманитар ярдәм күрсәтте. 462 качакка гомуми авырлыгы 310 кг булган шәхси гигиена әйберләре бирелде. “Зәкят” фонды шулай ук инвалид качакларны махсус транспорт белән хастаханәләргә илтүне оештырды.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана