“Шура” альманахының 39 нчы саны дөнья күрде

27 декабрь 2022 ел 10:13
“Шура” альманахының 39 нчы саны дөнья күрде

Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты “Шура” альманахының 39 нчы санын нәшер итте. 2023 елның I кварталына багышланган альманахта мөбарәк Рамазан аеның якынлашуы, аңа әзерләнүнең мөһимлеге хакында сүз бара. Вәгазьләрдә Рамазан аеның мөэмин-мөселманнар өчен зур мөмкинлек булуы, аның безгә кадерле кунак булып килүе, Рамазан ункөнлекләренең хикмәте хакында сөйләнә.

Альманахның әлеге саны Раҗәб, Мигъраҗ, Бәраәт кичәләренә туры килгәнлектән, басмада Раҗәб аеның Аллаһы ае булуы, Мигъраҗ вакытында мөселманнарга намаз гыйбадәте бүләк ителү, Бәраәт кичендә догада булуның әһәмияте хакында да искә алына.

Шулай ук биредә гыйлем алуның фарызлыгы, гайбәт сөйләүнең афәте, тәвәккәллек күрсәтүебезнең тормышыбызга җиңеллек китерүе хакында да укып белергә мөмкин.

“Шура” альманахы ның икенче өлеше Әбү Ләйс Сәмәрканди радыяллаһу ганһенең калебләребезне пакьли торган “Тәнбиһүл гафилин” китабыннан китерелгән үгет-нәсыйхәтенә багышлана.

Альманахны “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм интернет-кибет аша заказ бирергә мөмкин.

Кибет: Казан шәһ., Париж коммунасы ур., 6нчы йорт. Тел.: +7 960 072-74-63;

Склад: Казан шәһ., Газовая ур., 14нче йорт. Тел.: +7 (966) 250-00-09;

Интернет-кибет: huzurshop.ru (http://huzurshop.ru/).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана