Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды Донецк һәм Луганск качакларына көнкүреш химиясе җыелмалары тапшырды

27 декабрь 2022 ел 16:23
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды Донецк һәм Луганск качакларына көнкүреш химиясе җыелмалары тапшырды

Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды Казанның 4 вакытлыча урнашу урынында яшәүче Донецк һәм Луганск качакларына гуманитар ярдәм күрсәтте. Бүген 301 кеше шәхси гигиена һәм көнкүреш химиясе җыелмалары – сабын, теш пастасы, теш щеткасы, шампунь, кер юу порошогы алды. Ярдәм күрсәтү Президент грантлары фонды булышлыгы белән тормышка ашырылды.

“Зәкят” фонды качаклар килеп урнашкан Татарстандагы барлык 8 вакытлыча урнашу пунктларын колачларга ниятли – анда бүген 600дән артык кеше яши.

Исегезгә төшерәбез, “Зәкят” хәйрия фонды 2022нче елның апрель аенда 462 качакка шәхси гигиена һәм көнкүреш химиясе җыелмалары тапшырып хәйрия ярдәме күрсәтте.

Ә 2022нче елның августында Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды өстәмә рәвештә качакларның балаларына – 167 укучыга букчалар һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана