2022 елда Нәзарәтнең медиапроектлары 44 миллионга якын тамашачыны, тыңлаучыны һәм укучыны җәлеп итте

29 декабрь 2022 ел 09:39
2022 елда Нәзарәтнең медиапроектлары 44 миллионга якын тамашачыны, тыңлаучыны һәм укучыны җәлеп итте

2022 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты 6 мөселман мәгърифәтчел медиапроекты – «Хозур ТВ» телеканалын, «Islam-Today» интернет-порталын, «Азан» радиосын, «Дин вэгыйшәт» һәм «Умма» газеталарын, «Шура» журналы – эшчәнлеген тормышка ашыруны дәвам итте.

Ел йомгаклары буенча, “Хозур ТВ” телеканалы үзенең географиясен киңәйтте, нәтиҗәдә аның тапшырулары хәзер Россиянең 10 төбәгендә күрсәтелә: Татарстанда, Башкортостанда, Мәскәү өлкәсендә, Севастопольдә, Дагыстанда, Чувашия республикасында, Түбән Новгород өлкәсендә, Тындада (Амур өлкәсе), Волгоград өлкәсендә, Амур өлкәсендә. Телеканал тамашачыларга үзе эшләгән 200 дән артык тапшыруны, шулай ук читтән җәлеп ителгән нәфис фильмнар, сериаллар, танып белүгә юнәлдерелгән һәм балалар өчен тапшыруларны тәкъдим итте. 2022 елда “Хозур ТВ”ның YouTube-тагы рәсми каналында язылучылар саны 1 210 000 кешегә җитте.  Тапшыруларны 15 000 000 кеше карады. “Хозур ТВ” тапшыруларын huzurtv.ru сайтында карарга, App Store яки Google Play-да каналның түләүсез мобиль кушымтасын йөкләп алырга мөмкин.

«Islam-Today» Россиядә һәм БДБ илләрендә иң эре мөселман интернет-порталы булып исәпләнә. Әлеге интернет-ресурсны ел дәвамында 26 200 000 кеше укыган. Ә «Азан» радиосын 78 000 кеше тыңлаган.

Имамнар өчен "Шура" махсус дини альманахы кварталга бер тапкыр татар телендә чыга. 2022 елда альманахның еллык тиражы 8000 данә тәшкил итте, Татар телендәге «Дин вә мәгыйшәт» һәм рус телендәге «Умма» газетасының гомуми еллык тиражы – 96 000 данә. Мөселман өммәтенең актуаль проблемаларын яктырткан басмаларын, Татарстанда гына түгел, читтә дә зур кызыксыну белән укыйлар.

Агымдагы елда Интернет челтәрендә дәгъват юнәлешендәге эш дәвам итте. Бүгенге көндә социаль челтәрләрдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең һәм аның карамагындагы оешмаларның 58 аккаунты бар. Әлеге аккаунтларга 2 510 285 кеше язылган.

Шулай итеп, Нәзарәтнең массакүләм мәгълүмат чаралары үз ресурсларына 44 миллионга якын тамашачыны, тыңлаучыны һәм укучыны җәлеп итте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана