“Хозур” нәшрият йорты рус телендә “Дүрт хәлифә хакында риваятьләр” китабын нәшер итте

28 декабрь 2022 ел 14:24
“Хозур” нәшрият йорты рус телендә “Дүрт хәлифә хакында риваятьләр” китабын нәшер итте

Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты рус телендә “Дүрт хәлифә хакында риваятьләр” (“Рассказы о четырех халифах”) исемле китап бастырып чыгарды. Әлеге хезмәтнең авторы – Шәмсетдин Сиваси.

Дүрт тугры хәлифә – Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең иң ышанычлы, иң якын сәхабәләре ул. Тәкъвалыкта, гаделлектә, шәфкатьлелек һәм батырлыкта аларга тиңнәр булмаучы бу бөек кешеләр ничәмә-ничә гасырлардан бирле безнең өчен үрнәк булып тора. Безнең бурыч – аларның тормыш юлын өйрәнү, аларга охшарга тырышу һәм нинди генә хәлләрдә калсак та, үзебезне алар урынына куеп карап эш итү. Шулай эшләгән очракта гына без динебезне, иманыбызны саклап кала алачакбыз.

Нәшриятыбыз әзерләгән “Дүрт хәлифә хакында риваятьләр” китабында бу гаҗәеп кешеләр һәм алар белән булган төрле вакыйгалар бәян ителгән. Мөэминнәр белән җитәкчелек итү вазифасын үз өсләренә алган тугры хәлифәләр һәр эшләрен тәкъвалык, гаделлек кебек сыйфатлар белән башкара. Һәм шул рәвешле халыкның яратуын, ихтирамын казана, ә  иң мөһиме – Раббыбызның ризалыгына ирешә. Бу кыйссалардан без  хәлифәләрнең нинди генә карарлар кабул итсәләр дә, иң беренче чиратта хак динебезне өстен куеп, җитәкче буларак мөселманнарның мәнфәгатен кайгыртып эш итүләрен күрәбез.

Китапта дүрт бөек хәлифәдән соң килеп, әлеге вазифаны гаделлек һәм тәкъвалык белән башкарган башка хәлифәләр хакында да искә алына.

“Дүрт хәлифә хакында риваятьләр” китабын “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.

Кибет: Казан шәһ., Париж коммунасы ур., 6нчы йорт. Тел.: +7 960 072-74-63;

Склад: Казан шәһ., Газовая ур., 14нче йорт. Тел.: +7 (966) 250-00-09;

Интернет-кибет: huzurshop.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана