Мөфтияттә Казанга Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы статусы бирелгән елга нәтиҗәләр ясалды

29 декабрь 2022 ел 13:31
Мөфтияттә Казанга Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы статусы бирелгән елга нәтиҗәләр ясалды

Бүген, Җөмәдәл-ахир аеның 6нчы көнендә (29нчы декабрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Татарстан Яшьләр министрлыгының “Сәләт” яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, Яшьләр дипломатиясе академиясе җитәкчесе, “Казан – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы яшьләр башкаласы 2022” дирекциясе координаторы Дилбәр Садыйкова белән очрашты. Очрашуның максаты булып 2022нче елда Казанга Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы статусы бирелү уңаеннан Татарстан мөфтияте белән бергәлектә уздырылган чараларга нәтиҗәләр ясау торды.

Ел дәвамында Яшьләр башкаласы кысаларында узган чараларга 70тән артык илдән катнашучылар килгән. Алар Россиядә һәм Татарстанда ислам үсеше, мөселман халыкларының яшәеше, көнкүреше, бай тарихи һәм дини мирас ядкәрләре белән танышып, ислам дөньясының төньяк башкаласы булган Казан шәһәренә сокланып киткәннәр.

Җитәкчеләр иң мөһим һәм истә калырлык вакыйгаларның берсен – Казанда үткән Халыкара Коръән бәйгесен искә төшерде. Ул – Казанда Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы буларак узган беренче чара булу белән беррәттән, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100-еллыгын бәйрәм итү уңаеннан да үткәрелгән беренче зур вакыйга булды. Конкурста 50 кеше – чит илдән 30 һәм Россия субъектларыннан 20 кеше катнашты. Коръән бәйгесен югары дәрәҗәдә үткәрүдә Татарстан мөфтиятенең керткән хезмәтләрен бәяләп, “Сәләт” яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Җитәкчеләр конкурсны оештыру, үткәрү, жюри вәкилләрен җәлеп итү, дәвамлы итү буенча фикер алышты, кунаклар шулай ук мөфтигә киләчәктә Казанда Халыкара яшьләр үзәге булдыру ниятләрен җиткерделәр.

Исегезгә төшерәбез, быел “Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы – 2022” чаралары һәм проектлары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан уздырылды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы – 2022»нең оештыру комитетының әгъзасы булды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана