"Хозур” нәшрияты террорчылыкка каршы тематиканы иң яхшы яктырту бәйгесендә җиңү яулады

29 декабрь 2022 ел 14:27
"Хозур” нәшрияты террорчылыкка каршы тематиканы иң яхшы яктырту бәйгесендә җиңү яулады

Казанда Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларында террорчылыкка каршы тематиканы иң яхшы яктырту буенча конкурска нәтиҗәләр ясалды. Аны Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештырды.

Әлеге бәйгедә “Хозур” нәшрият йорты “Террорчылыкка каршы тематика буенча массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы аналитик материал” номинациясендә беренче урынны алды.

Конкурс эшләренә бәя биргәндә түбәндәге критерийлар исәпкә алынды: конкурс тематикасын чагылдырган эчтәлек, аналитика; мәкаләләрнең эшләнеш дәрәҗәсе; язмаларның тәрбияви һәм иҗтимагый кыйммәте; билгеләнгән тематиканы яктыртуга концепциянең, сценарийның оригинальлеге.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана