2022 елда РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия фонды мөселманнарга 17 млн. сумлык ярдәм күрсәтте

30 декабрь 2022 ел 09:05
2022 елда РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия фонды мөселманнарга 17 млн. сумлык ярдәм күрсәтте 

2022 елда РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең хәйрия фонды өммәткә ярдәм йөзеннән тормышка ашырылган проектларга 17 млн сум акча тоткан. Акчалар ассоциациянең Private Club резидентлары һәм битараф булмаган кешеләр ярдәмендә җәлеп ителгән һәм Ислам фәнен һәм мәгарифен үстерүгә, сәүдә үзәкләрендә намаз бүлмәләрен арендага алуга һәм тотуга, мәчет һәм мәдрәсәләр төзүгә, шулай ук мохтаҗларны азык-төлек белән тәэмин итүгә һәм авыруларга булышуга юнәлдерелгән. 

Ислам фәне һәм мәгарифенә ярдәм итү РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия фонды алып барган эшчәнлекнең өстенлекле юнәлеше булып тора. Бу өлкәдә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия фонды Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан уникаль Коръән нәшер итте, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең 100 беренче курс студентын дәреслекләр белән тәэмин итте, Татарстанның ислам уку йортлары студентлары арасында 3 конкурсны финанслады. РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия фондының иң саллы мәгърифәтчел проекты булып халыкның дини белемен арттыру һәм авыл имамнарына финанс ярдәм күрсәтү өчен тормышка ашырыла торган «Гаилә дәресләре» тора. Әлеге башлангыч кысаларында Хәйрия фонды атна саен мәчетләрдә имамнарның ислам нигезләре мөгаллиме хезмәте өчен түли. Әйтик, 2022 елда мөселман эшмәкәрләре Татарстанның 12 районыннан 26 имамга ярдәм күрсәтте. Барлыгы РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия фонды ислам фәне һәм мәгарифенә ярдәмгә 8 млн сумнан артык акча җибәрде. 

2022 елда, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе тырышлыгы белән, Татарстанда 3 яңа гыйбадәт бүлмәсе ачылды — алар Балалар республика клиник хастаханәсенең Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгендә, "Казанский ЦУМ" сәүдә үзәгендә һәм Түбән Кама шәһәренең "Рамус-Молл" сәүдә үзәгендә эшли. Шул ук вакытта элегрәк ачылган башка 7 гыйбадәт бүлмәсен карап тоту һәм арендалау эше дәвам итте. Бу максатларга 3 млн сумга якын акча тотылды. 2022 елда шулай ук РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия фондының 1 млн сумга якын финанс ярдәме белән 10 мәчет ремонтланган. 

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия фонды халыкның мохтаҗ катлауларын азык-төлек белән тәэмин итү максатыннан, «Авылларга ярдәм» проектын гамәлгә ашыруны дәвам итте: 2022 елда республиканың төрле районнарында яшәүче 700дән артык аз керемле гаиләгә азык-төлек таратылды, бу максатларга 900 мең сумга якын акча тотылды. Битараф булмаган мөселман эшкуарлары әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен акча җыюда катнаша, ә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия фонды үзәкләштерелгән рәвештә азык-төлек сатып ала һәм гаиләләргә тарата.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана