Мөфтинең беренче урынбасары Казан циркындагы намаз бүлмәсен карады

30 декабрь 2022 ел 14:02
Мөфтинең беренче урынбасары Казан циркындагы намаз бүлмәсен карады

Бүген, җүмәдәл-ахир аеның 7нче көнендә (30 декабрь), Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов күптән түгел Казан циркында эшли башлаган намаз уку бүлмәсендә булды. Гыйбадәт бүлмәсе бинаның уң ягында гардеробтан ерак булмаган урында урнашкан. Күрсәткечләр буенча барып, аны җиңел табып була. Тугыз квадрат метрлы  бүлмәдә барлык дин вәкилләре гыйбадәт кыла ала. Ислам динен тотучылар өчен бүлмәне махсус корылма ярдәмендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өлешенә бүләргә мөмкин. Гыйбадәт бүлмәсе әйберләр һәм комганнар кую өчен киштәләр белән җиһазландырылган. Таһарәтне намаз бүлмәсеннән ерак булмаган бәдрәфтә алырга була – анда кирәкле бөтен әйбер дә бар.

Циркта Илфар хәзрәтне директор Эльмира Булатова каршы алды. Илфар хәзрәт аның белән сөйләшкәндә намаз урынының уңайлы булуын билгеләп үтте, намаз уку бүлмәсен ачкан өчен мөфтият исеменнән рәхмәт белдерде һәм намаз укучылар өчен намазлыклар, тәсбихләр һәм бәйләнгән түбәтәйләр бүләк итте. Җитәкчеләр бүлмәне шәмаил, намаз вакыты күрсәтелгән таблицалар белән җиһазландыру буенча хезмәттәшлек итү турында килештеләр. 

Эльмира Булатова сүзләренчә, Казан дәүләт циркы, намаз уку бүлмәсен, тамашачылар турында кайгыртып, аларның ихтыяҗларын исәпкә алып ачкан. "Безнең циркта иҗади тамашалар иртәнге унбердән кичкә кадәр бара. Алар ике сәгать ярым дәвам итә. Балалар белән килүчеләргә циркта, ким дигәндә, дүрт сәгать булырга туры килә. Шуңа күрә без мөселманнар өчен уңайлыклар тудырдык, алар намазны шау-шуда бетон идәндә түгел, ә махсус җиһазландырылган урында укысын дидек. Безнең тамашаларга бик күп мөселманнар килә. Без аларның ихтыяҗларын хөрмәт итәбез. Шуңа күрә алар өчен шартлар тудырдык та инде”, - диде цирк директоры, намаз бүлмәсе ачылу турында хәбәр тамашачыларга барып җиткәч, алардан бик күп уңай фикерләр ишетүләрен ассызыклап үтте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана