Игътибар! Җиддәдә 2023 елда хаҗны оештыру буенча карарлар игълан ителде

09 гыйнвар 2023 ел 17:51
Игътибар! Җиддәдә 2023 елда хаҗны оештыру буенча карарлар игълан ителде 

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстандагы “ДУМ РТ Хадж” рәсми хаҗ-операторы директоры Ранис хәзрәт Вахитов Россиянең хаҗ миссиясе составында Согуд Гарәбстанының Хаҗ министрлыгы конференциясендә катнаша. Җыелыш 2023 елның 9-12 гыйнварында Җиддәдә төрле илләрдән мөселманнарның хаҗ сәфәрен оештыручыларны чакырып уздырыла. Россия делегациясен РФ Федераль Җыенының Федерация Советында хаҗ мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкил Умаханов Ильяс Магомед-Саламович һәм Россиянең хаҗ миссиясе җитәкчесе Асуев Хизбула Асланбегович җитәкли. 

Конференциянең бүгенге утырышы барышында Россия һәм Согуд Гарәбстаны арасында Россия мөселманнары өчен 2023 елгы хаҗ сезонын алып бару турында килешү имзаланды. Килешүдә 2023 елда Россия мөселманнары өчен хаҗга квота 25 мең урынны тәшкил итәчәк, дип билгеләнгән. Шулай итеп, хаҗ кылу өчен квоталар күләме пандемиягә кадәрге дәрәҗәгә кайтарылды. Моннан тыш, хаҗилар өчен узган ел дөньяда санитар-эпидемиологик вәзгыять уңаеннан кертелгән барлык яшь чикләүләре бетерелде. 

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда квоталарның гомуми саны 3 млн. булды, шул исәптән Россия өчен — 25000, Татарстан өчен 1800 урын бүлеп бирелде. Ике еллык тәнәфестән соң Россия хаҗилары 2022 елда беренче тапкыр чикләүләр шартлары белән хаҗ кылды — төп шартларның берсе 65 яшькә кадәр чикләү белән бәйле иде. 2022 елда 810 татарстанлы хаҗ кылды. 2023 елда хаҗга юлламалар өчен квоталар Россия мөфтиятләре һәм координация үзәкләре арасында соңрак бүленәчәк. 

Конференция пәнҗешәмбегә кадәр дәвам итәчәк. Анда хаҗиларга хезмәт күрсәтү сыйфаты, җитештерүчәнлек нәтиҗәлелеген арттыру һәм техник, транспорт, кунакханә һәм башка ресурслардан файдалану, логистика, азык-төлек һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алышу көтелә. Әлеге чара вакытында Камил хәзрәт һәм Ранис хәзрәт хаҗга һәм гомрәгә багышланган күргәзмәне карады һәм 2023 елда хаҗ һәм гомрә сезонының тантаналы ачылышында катнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана