Ислам илләре арасында хоккей турниры кунакларына хәләл туклану оештырыла. Контроль – нәзарәтнең “Хәләл” комитеты өстендә

12 гыйнвар 2023 ел 14:56
Ислам илләре арасында хоккей турниры кунакларына хәләл туклану оештырыла. Контроль – нәзарәтнең “Хәләл” комитеты өстендә

2023нче елның 14нче гыйнварыннан 18нче гыйнварына кадәр Казанда узачак Ислам илләре арасында хоккей буенча халыкара турнирда спортчылар һәм кунаклар өчен хәләл туклану оештырылачак.

Ислам илләреннән килгән катнашучылар Bilyar Palace Hotel халыкара класслы отелендә урнашачак, Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты комитеты исә биредә махсус хәләл-меню кайгыртачак. Комитет кунакларны кунакханәдә хәләл туклану белән тәэмин итүне контрольдә тота.

Турнирны оештыручылар – “Татнефть – Ак Барс спорт-коммерция предприятиесе” ҖЧҖ һәм “Казан халыкара Африка һәм Якын Көнчыгыш илләре белән хезмәттәшлек институты” өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе. Хоккей буенча турнирның төп максаты – спорт, аерым алганда хоккей өлкәсендә Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре арасындагы багланышларны ныгыту.

Ярышларда катнашу өчен Татарстан башкаласына 13 илдән – Бәһрәйн, Иран, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Оман, Ливан, Алжир, Марокко, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Кыргызстан, Казахстан һәм Төркиядән спортчылар һәм функционерлар киләчәк. Матчлар уздыру өчен төп мәйданчыклар – “Спорт сарае” бозында, кайбер уеннар шулай ук “Татнефть Арена” боз спорт сараенда узачак.

Искәртеп узабыз, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты компетенцияләре спорт чараларын әзерләгәндә файдаланыла. Универсиада-2013, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты-2015, WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты (2019) – әлеге халыкара ярышларны Казан югары дәрәҗәдә кабул итте, монда азык-төлеккә сертификация үткәреп һәм персоналга белем биреп “Хәләл” комитет та үз өлешен кертте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана