Рамазан алдыннан Казан мәчетләрендә Коръән укырга өйрәнү курслары уза

17 гыйнвар 2023 ел 16:15
Рамазан алдыннан Казан мәчетләрендә Коръән укырга өйрәнү курслары уза

Рамазан ае җитәргә төгәл 2 ай кала – раҗәб һәм шәгъбан айлары дәвамында Казан мәчетләрендә халыкны Коръән укырга өйрәтәчәкләр. Дәресләр Татарстан мөфтияте һәм КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан әзерләнгән махсус программа нигезендә оештырыла.

Башкала мәчетләрендә барлык теләүчеләр өчен атнасына 2 тапкыр яхшы әзерлекле белгечләр, мөгаллимнәр Коръән укырга өйрәнү дәресләрен алып барачак. Ике ай дәвамында гарәп алфавитын, тәҗвид һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәтү күздә тотыла. Дәресләрне Раҗәб аеның 1нче көнендә – 23нче гыйнварда Казанның 8 мәчетендә башлап җибәрү ниятләнә (укучылар саныннан чыгып, мәчетләр исемлеге өстәлергә, тулыланырга мөмкин). Болар – Казанның “Рәшидә” (Чәчәкле ур., 24), “Әниләр” (Газовая ур., 18), “Казан нуры” (Фатыйх Әмирхан ур., 3 к2), “Нурислам” (Муса Бигиев ур., 36), “Иман нуры” (Дорожная ур., 32), “Гаилә” (Җәүдәт Фәйзи урамы, 2), Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин ис. (Ново-Осиновский тыкрыгы, 16а), “Әмәт” (Дачная ур., 3а) мәчетләре. Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификат тапшыру каралган.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ хәдисендә болай диелгән: “Раҗәб – чәчү ае, Шәгъбән – су сибү, ә Рамазан – уңыш җыю вакыты”, ягъни Рамазанга әзерлекне мөселманнар 2 ай алдан башлыйлар. Шул ук вакытта Рамазан – Коръән ае булып санала, чөнки бу айда ул иңә башлаган һәм гадәт буенча мөселманнар аны тулысынча укып чыгарга омтыла. Шул нисбәттән Нәзарәт унике айның солтаны булган Рамазан-шәриф аен Коръәнне өйрәнүгә багышларга чакыра. Курсларда гарәп хәрефләре белән дөрес итеп Коръән укырга өйрәтеләчәк.

Барлык сораулар белән һәм курсларга язылу өчен Коръән-хафизлар үзәге җитәкчесе Габдерәшит хәзрәт Фәизовка 89033062591 номерлы ватсап телефонына язарга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана