Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның җеназасы үтте

30 гыйнвар 2023 ел 14:25
Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның җеназасы үтте

Бүген, Раҗәб аеның 8нче көнендә (30нчы гыйнварда), Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының Халыкара мәгълүмат үзәгендә Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән хушлашу мәрасиме булып узды. Мәрхүмне озатырга күпләгән кеше җыелды. Министрны соңгы юлга озатырга аның гаиләсе, хөкүмәт җитәкчеләре, хезмәттәшләре, якыннары килгән иде.

Марат Наил улы турында җылы сүзләр, якты истәлекләр, матур хатирәләр белән уртаклашучылар арасында Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев һ.б. бар иде. Алар Марат Наил улының ышанычлы, ярдәмчел, һөнәри яктан яхшы әзерлекле, булдыклы җитәкче, оештыру сәләтенә ия шәхес булып хезмәт куюын билгеләп уздылар.

Рәсми затларның чыгышыннан соң, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръәннән аятьләр укыды һәм мәрхүмнең рухына дога кылды.

Аннары җыелган халык төркеме мәрхүм белән Казанның Тынычлык бистәсендәге зиратта хушлашты. Биредә мөфти мәрхүмгә җеназа намазын укыды. Соңгы юлга озатырга килүчеләр Аллаһы Тәгәләдән Марат Наил улының гөнаһларын кичерүен һәм урынын оҗмаһта насыйп итүен сорап дога кылдылар.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, кичә бакыйлыкка күчкән Марат Садыйковның ТР Сәламәтлек саклау министры булып эшләгән чоры Татарстан мөселманнары тормышында да истәлекле вакыйлар белән уелып калды. Бүгенге көндә Татарстан Республикасының күпсанлы Үзәк район хастаханәләрендә намаз уку бүлмәләре бар. Моннан тыш, намаз уку өчен 2 бүлмә Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә (Чаллы) һәм Балалар республика клиник хастаханәсендә эшли. Казанда зур медицина учреждениеләрендә шулай ук намаз бүлмәләре бар, болар – МКДЦ, РКБ, ДРКБ, Республика клиник онкология диспансеры, 7-нче поликлиника. Татарстанның дәвалану учреждениеләрендә намаз уку бүлмәләре Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәтләре белән хезмәттәшлектә оештырыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана