Татарстан мөфтие халыкны кабул итте

31 гыйнвар 2023 ел 14:03
Татарстан мөфтие халыкны кабул итте

Бүген, Раҗәб аеның 9нчы көнендә (31нче гыйнварда), Нәзарәттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкны кабул итте.

Ике сәгать дәвамында мөфти дин кардәшләребез белән аралашты, алар аңа үзләренең теләк-тәкъдимнәре һәм шәхси гозер-үтенечләре белән килде. Очрашу барышында сүз “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә булдырырга ниятләнгән музей проекты, мобилизацияләнгән мөселман солдатларына ярдәм оештыру, 2023нче елның хаҗына әзерлек һ.б. хакында барды. Камил хәзрәткә шулай ук күпләгән дини характердагы сораулар белән кызыксынып мөрәҗәгать итүчеләр булды.

Мөфти белән очрашуга теләгән һәр кеше язылып килә ала. Моның өчен +7 (843) 237-94-53 телефонына шалтыратырга кирәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана