"Зәкят” хәйрия фонды Хиҗаб көненә багышланган чара үткәрде

02 февраль 2023 ел 10:31
"Зәкят” хәйрия фонды Хиҗаб көненә багышланган чара үткәрде

1 февральдә Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды Хиҗаб көненә багышланган чара үткәрде. Тантанага хатын-кызлар, кызлар, шул исәптән күп балалы гаиләләрдән, үзенчәлекле балалар тәрбияләүче һәм мохтаҗ хатын-кызлар чакырылган иде. Мәҗлестә 30 дан артык гаилә катнашты.

Чараны “Бәхет ачкычы” иҗат төркеменнән алып баручы Ләйсән ханым Ганиева ачып җибәрде, кичә Коръән уку һәм хиҗаб темасына вәгазь белән дәвам итте.

Аннары “Бәхет ачкычы” иҗат төркеме хатын-кызлар өчен - балаклава бизәү һәм кызлар өчен яулык бәйләү буенча мастер-класслар үткәрде.

Мәҗлестә катнашучыларга шоколадтан ясалган фонтан аеруча ошады. Чара азагында кунаклар өчен фуршет оештырылды һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чараны оештыручыларга хатын-кызлар һәм кызлар рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Коръәндә хиҗаб турында болай делә: “И, Нәби! Хатыннарыңа, кызларыңа һәм иман итүчеләрнең хатыннарына әйт, җилбабларыннан (бер өлешенә төренеп, икенче) бер өлешен (әгъзаларының шәкелен билгеле итмәслек итеп) өсләренә салсыннар. Бу (рәвештә төренүләре) аларның (җарияләрдән һәм Ислам тыйган кайбер түбән гамәлләр кылган хатыннардан аерылып) танылулары һәм (начар кешеләр тарафыннан) мыскыл ителмәүләренә якынрак (гамәл). Аллаһ – (гөнаһларны күпләп) Гафу итүче, Рәхимле (Әл-Әхзәб, 59).

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана