Түбән Кама имамнары Алчевскига гуманитар ярдәм илтеп кайтты

02 февраль 2023 ел 13:07
Түбән Кама имамнары Алчевскига гуманитар ярдәм илтеп кайтты 

Бу көннәрдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Түбән Кама мөхтәсибәтенең «КамАл» мәчете имамы Әбделхәким хәзрәт Яруллин җитәкчелегендәге делегациясе Луганск Халык Республикасының Алчевск шәһәренә гуманитар ярдәм илтеп кайтты. Дин әһелләре әлеге сәфәргә Алчевск шәһәренең «Таң» татар мәдәни үзәге җитәкчесе Флюр Саяр улы Карачурин, Алчевск шәһәре хакимияте, нәкъ менә аның мэры Альберт Апшев, "ЛХР мөселманнары Диния нәзарәте" Үзәк Диния нәзарәте, аның мөфтие Мөхәммәт хәзрәт Исмәгыйль чакыруы буенча ТР мөселманнары Диния нәзарәте, ЛХР мәдәният, спорт һәм Яшьләр министрлыгы ярдәме белән барды. 

Алчевскида делегация "Таң" татар мәдәни үзәгендә булды. Биредә хәзрәтләр шәһәр халкы һәм җитәкчелек белән очрашып, Татарстаннан алып килгән хәләл азык-төлек, мобилизацияләнүчеләр өчен җылы кием һәм дога китаплары тапшырды. Шулай итеп, делегация Луганскида яшәүчеләргә рухи ярдәм күрсәтте. 

Аннары Татарстан имамнары Луганск Җәмигъ мәчетендә мөфти Мөхәммәт хәзрәт Исмәгыйль белән очрашты. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Салих хәзрәт Ибраһимовның бүләкләрен тапшырды. Шулай ук алар Луганск Халык Республикасында яшәүче дин кардәшләребезгә иминлек һәм тынычлык теләде. Татарстан мөселманнарыннан догалар белән сәлам сүзләрен җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана